Депутатлар округларда

2023 елның 1 сентябре, җомга, 16:27

Дәүләт Советы депутатлары округларда актив эшләүләрен дәвам итәләр. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр беренче сыйныф укучыларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында мәктәп портфельләре тапшырдылар, татарстанлыларны Республика көне һәм Белем көне белән котладылар.

1 сентябрьдә ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Казан шәһәре Совет районының 93 нче гимназиясе укытучыларын, укучыларын һәм ата-аналарын Белем көне белән котлады. Депутат мәгариф учреждениесен карады, шулай ук тантаналы линейкада катнашты.

1 сентябрьдә Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев эш сәфәре белән Саба районында булды, анда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»хәйрия акциясендә катнашты. Депутат беренче сыйныф укучыларына һәм аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган укучыларга, инвалид балаларга, тәрбиягә алынган балаларга, махсус хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән гаиләләрдән булган балаларга канцелярия кирәк-яраклары белән 52 мәктәп җыелмасын тапшырды.

31 августта республикада 11 яңа мәктәп балаларга үз ишекләрен ачты. Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия мәгариф министры Сергей Кравцов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова катнашты. 

Яңа уку елына Татарстанда 11 гомуми белем бирү оешмасы төзелгән, 139 мәктәпт ремонтланган һәм заманча җиһазландырылган.

Бу көнне мәктәпләрне Әлки, Биектау, Тукай, Мамадыш, Арча районнарында һәм Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә яңа мәктәпләрне куллануга тапшырдылар. Лилия Маврина Казанның Совет районы 184 нче гимназиясен кабул итү тантанасында катнашты. Белем көненә биредә 1501 урынга исәпләнгән өстәмә корпус ачылды, анда 5-11 сыйныф укучылары белем алачак. Укучылар өчен биредә барлык шартлар булдырылган: ике спорт залы, ике бассейн һәм мәктәп рестораны форматындагы ашханә, шулай ук уңайлы ял итү зоналары һәм иркен уку кабинетлары. Педагогик состав тулысынча формалаштырылган,  яңа бинада 28 сыйныф укыячак.

Светлана Захарова Чаллы шәһәренең 57 нче гимназиясен кабул итү тантанасында катнашты. Гимназия 1501 укучыга исәпләнгән. Биредә 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр 36 сыйныф укыячак.

31 августта Дәүләт Советы депутаты Ольга Воронова Казан шәһәре Идел буе районының капиталь ремонттан соң яңартылган 82 нче мәктәбендә булды һәм беренче сыйныф укучыларына канцелярия товарлары белән портфельләр тапшырды.

Уку йорты Качалов урамында 1936 елда төзелгән һәм күптәннән ремонтлауга мохтаҗ булган. Бу җәйдә мәгариф учреждениесендә «Бердәм Россия»нең «Халык программасы»н тормышка ашыру кысаларында капиталь ремонт үткәрелгән, кабинетлар, коридорлар ремонтланган, электр, җылыту һәм су белән тәэмин итү системалары алыштырылган, шулай ук спорт залы тулысынча яңартылган.

Ольга Воронова мәктәпнең уку елына яхшы әзерләнгәнлеген билгеләп үтте. "Капиталь ремонт – бинаның тышкы кыяфәтен яхшырту гына түгел, ә белем бирү сыйфатын яхшырту да. Мәктәп укучылар һәм укытучылар өчен заманчарак һәм уңайлырак ителгән, – диде ул, – 2023 елда «Бердәм Россия» партиясенең "Халык программасы" ярдәмендә Казанда 25 социаль объект ремонтланды яки төзелде, шуларның 16сы  –  мәгариф учреждениеләре». Депутат педагогик коллективка, укучыларга һәм аларның ата-аналарына яңа уку елында уңышлар теләде.

30 августта Нурлатта Республика көнен, шәһәр көнен һәм нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында Үзәк мәйданда «Озын толым - 2023» район конкурсы узды. Конкурста 20 яшькә кадәрге 17 кыз катнашты. Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова конкурста катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлады һәм аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды. "Мода агымына карамастан, чәч һәрвакыт кызларның матурлыгы булды, – дип ассызыклады ул, –  борынгыдан килгән хатын-кыз традициясен саклау бик мөһим».

30 августта Ютазы районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган балаларга Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин исеменнән канцелярия җыелмалары тапшырылды.

29 августта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Казанның Совет районында яшәүче хатын-кыз парламентарийга аның күпфатирлы йорты ишегалдында балалар мәйданчыгы булмавына зарланды, ә Яшел Үзәндә яшәүче кеше чүп җыю мәйданчыгын йортлардан ераграк күчерү мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм итүне сорады. Юрий Камалтынов барлык сорауларны эшкә алды.

29 августта Төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»акциясе узды. Беренче сыйныф укучыларына кирәкле канцелярия кирәк-яраклары салынган мәктәп рюкзакларын Дәүләт Советы депутаты Динар Бариев тапшырды. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе ярдәмендә быел Татарстанның 32 меңнән артык баласына уку комплектлары биреләчәк, һәм мин мондый игелекле акцияне гамәлгә ашыруда катнашуыма шатмын», - дип белдерде Динар Бариев.

29 августта Балтач районында «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегендә Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев гражданнарны кабул итте. Кабул итүгә килгән кешеләр Сосна Пүчинкәсе авылында юлны ремонтлауда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттеләр. Депутат тиешле аңлатмалар бирде һәм мәсьәләне шәхси контрольгә алды. Шул ук көнне Камил Нугаев «Ватанны саклаучылар» паркында Республика көненә багышланган чараларда катнашты.

28 августта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев эш сәфәре белән Минзәлә районына барды, анда берничә социаль объектны ачуда катнашты. Бу көнне Минзәләдә капиталь ремонттан соң «Чишмә» балалар бакчасы, шулай ук «Минзәлә батыры» көрәш залы һәм «Титан» атлетика залы ачылды.  Көрәш залында 60 укучы һәм 10 студент шөгыльләнә. Атлетика залында 40 атлет гер күтәрү спорты нигезләрен үзләштерә. Биредә яшь спортчылар өчен барлык шартлар да тудырылган: иркен холл, ике киенү бүлмәсе, бәдрәфләр һәм душ бүлмәләре, тренерлар, йомшак маталы зур иркен көрәш залы. «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында Минзәләдә төзекләндерелгән  Тукай урамындагы 7нче, Җәлил урамындагы 19нчы, К.Маркс урамындагы 20нче йортларны берләштерүче ишегалды ачылды.

28 августта Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев эш сәфәре белән Биектау районында булды. Депутат бөек драматург, язучы, иҗтимагый һәм сәяси эшлекле Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган шигъри кичәдә катнашты.

26 августта Азнакай муниципаль районында Татарстан Республикасы көненә, Азнакай шәһәре көненә һәм нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Азнакайлыларны бәйрәмнәре белән Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев котлады.

26 августта Баулы районында Шәһәр көненә һәм нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Халыкны һәм кунакларны бәйрәм белән Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин котлады. Бу көнне Баулыда Россия рекорды куелды, барлык торак пунктлар билгеләнгән район картасы формасында иң зур баурсак әзерләнде. "Татлы карта"ның озынлыгы 73 сантиметр, киңлеге 2 метр 68 сантиметр һәм Биеклеге 10 сантиметр тәшкил итә.

Шул ук көнне Леонид Якунин һәм Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин «Баулы нефтен ачучылар» һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнаштылар, шулай ук 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булдылар.

26 августта Спас районында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев ветераннар һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең атказанган хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашуда агымдагы мәсьәләләр һәм тармак үсешенең киләчәк перспективалары турында фикер алыштылар.

26 августта Буа муниципаль районында «ТР Буа районында мәгариф: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфат күрсәткечләре» темасына  укытучыларның август конференциясе узды. Конференция эшендә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин катнашты. Утырыш башланганчы, депутат капиталь ремонттан соң ачылган ветеринария техникумын карады, шулай ук Буаның беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды.

25 августта Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев эш сәфәре белән Теләче районында булды. Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов озатуында депутат Иске Җөри авылында 13 бала тәрбияләнүче күп балалы гаиләгә барды. Кунаклар балаларга мәктәп кирәк-яраклары белән портфельләр тапшырдылар һәм укуларында уңышлар теләделәр.

Шул ук көнне «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегендә Камил Садриев гражданнарны кабул итте. Шулай ук 25 августта район мәдәният йортында китап укырга  яратучылар көне узды. Иң яхшы китапханәчеләргә депутат Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.  

25 августта Чирмешән районында мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Утырыш эшендә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова катнашты. Киңәшмә башланыр алдыннан балалар сәнгать мәктәбе каршындагы мәйданда "үзенекеләрне ташламыйбыз" дигән хәйрия ярминкәсе узды. Соңыннан барлык товарлар, шулай ук продукция сатудан җыелган акчалар махсус хәрби операция зонасына Татарстан сугышчыларына ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.

24 августта депутат Римма Ратникова Кукмара районының беренче сыйныф укучыларына «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»акциясе кысаларында мәктәп портфельләре тапшырды. Тантаналы бүләкләүгә күп балалы, аз керемле гаиләләрдән һәм мобилизацияләнгән гаиләләрдән балалар чакырылган иде.

24 августта Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев Балтач районы активы белән очрашты. Депутат шәхси ярдәмче һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре өчен агросәнәгать комплексында кече хуҗалык формаларына дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру буенча зона укыту семинарында катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International