Фәрит Мөхәммәтшин Апаста илкүләм проектлар һәм 2020 елгы сайлаулар турында фикер алышты

2019 елның 17 декабре, сишәмбе, 17:12

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Апас районында партия активы белән эшлекле очрашу үткәрде.

«Сөт комбинатын үзгәртеп кору, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча сораулар бар, гәрчә безнең бәяләүләр буенча район бу процесска актив кушылса да. Мин узган сайлау кампаниясе өчен халыкка рәхмәт белдердем, кампания барышында «Бердәм Россия» партиясе зур ярдәм алды. Без киләсе елдагы зур чараларны — ТАССР оешуның 100, Җиңүнең 75 еллыгы һәм, әлбәттә, республиканың 7,5 мең муниципаль берәмлегенә депутатлар сайлауны һәм Татарстан Президентын сайлауларны уңышлы уздыру планында безне борчыган мәсьәләләр турында сөйләштек», - диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәдә.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, җирле халыкның муниципаль хакимият һәм республика хакимияте тырышлыгына ярдәм итүе бик мөһим. «Шуңа күрә безнең 2020 ел Апас халкы өчен уңышлы булыр дигән ышаныч бар», — дип өстәде ул.

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре урыннарда партия вәкилләре белән очрашулар муниципалитетның мөһим проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә, диде ул. «Район башлыгы, «Бердәм Россия»нең җирле бүлекчәсе секретаре, безгә уңышлар һәм район проблемалары турында сөйләде, йомшак урыннарны күрсәтте, һәм без, бу мәгълүмат белән мәсьәләләрне Татарстан Хөкүмәте белән өйрәнер өчен Казанга әйләнеп кайтабыз», — дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин.

Апас районында бүген «Бердәм Россия» көне узды, аның кысаларында район үзәгендә яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтелде, гражданлык активистлары һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләре өчен авылда тормыш сыйфатын яхшырту буенча интерактив лекцияләр үткәрделәр. Районда традиция буенча мобиль поликлиникалар эшләде, анда авыл халкына Татарстанның әйдәп баручы клиникаларыннан тар профильле белгечләр медицина ярдәме күрсәтте. Ә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин тантаналы рәвештә яшь апаслыларга паспортлар тапшырды һәм партия активистлары белән аралашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International