Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе, 11:51

Бүген С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык алтынчы утырышы узды. Көн тәртибендәге бердәнбер мәсьәлә  – Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында юлламасы.

Иҗтимагый әһәмиятле чара буларак Дәүләт Советының 46 нчы утырышыннан турыдан-туры телевизион һәм радиотрансляция оештырылды. Дәүләт Советының рәсми сайтында һәм парламентның барлык төп социаль челтәрләрендә утырышның онлайн-трансляциясе бар иде.

Юлламада Татарстан тормышының төп өлкәләренә кагылды. Рөстәм Миңнеханов республиканың социаль-икътисадый торышына җентекле анализ ясады, Татарстан үсешенең стратегик бурычларын билгеләде.

Юлламаның  тулы тексты белән Татарстан Республикасы Рәисенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

Парламент утырышында Дәүләт Советы депутатлары белән беррәттән дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре һәм республиканың киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Кырык алтынчы утырышка Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Россия Федерациясе сенаторлары һәм РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, суд органнары, РФ Дәүләт идарәсенең ТР буенча территориаль органнары җитәкчеләре, ТР Хисап палатасы аудиторлары, муниципаль берәмлекләр башлыклары, эре предприятиеләр һәм бюджет учреждениеләре, югары уку йортлары җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек, дини конфессияләр, сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр лидерлары, ветераннар, чит илләрнең Казанда аккредитацияләнгән дипломатик вәкиллекләр җитәкчеләре чакырылды.

Татарстан Республикасы Рәисе чыгышыннан соң Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановка республиканың эчке һәм тышкы хәлен җентекләп анализлаган эчтәлекле доклады өчен рәхмәт белдерде.

"Без, республиканың күпмилләтле халкы, депутатлар корпусы, барлык дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте органнары бүген Татарстан Республикасы Рәисе куйган бурычларны тормышка ашыруда бердәм булачакбыз", – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук билгеләп үткәнчә, якын арада барлык юнәлешләр буенча килешенгән эшне тәэмин итү өчен Дәүләт Советы Президиумы һәм хөкүмәт тарафыннан мөрәҗәгатьне гамәлгә ашыру буенча чаралар комплексы эшләнәчәк. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International