Республиканың Бюджет кодексына үзгәрешләр кертелде

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:32

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында ТР Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында һәм ТР аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында республика законнары проектлары  беренче укылышта кабул ителде. Аны эшләү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Закон проекты Бюджет кодексына Татарстан Республикасы дәүләт программаларын эшләү, раслау һәм гамәлгә ашыру тәртибен регламентлаүчы үзгәрешләр кертә.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, закон проекты белән республиканың дәүләт программалары агымдагы елның 1 апреленә кадәр бюджет турында законга туры китерелергә тиешлеге билгеләнә.

Шулай ук закон проектын белән 2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Юллар фондын формалаштыру чыганакларына республика бюджетының керемнәре төбәк яисә муниципальара әһәмияттәге автомобиль юлларына авыр йөкле транспорт чаралары китергән зыянны каплау хисабына түләүләр, шулай ук авыр һәм зур габаритлы транспорт чарасы хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар кертелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International