2024 елның 1 гыйнварыннан электрокар хуҗалары өчен салым ташламалары кертү планлаштырыла

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе, 12:39

Транспорт салымы турындагы республика законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты Транспорт салымы буенча электр двигательләре белән генә җиһазландырылган транспорт чаралары хуҗаларына ташлама бирә.

Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов билгеләп үткәнчә, электр автомобиль транспортына ихтыяҗны стимуллаштыру һәм заряд  җыю инфраструктурасын үстерүгә ярдәм итү максатларында эшләнгән документ җиңел автомобильләр, мотоцикллар, мотороллерлар, автобуслар, электр двигательләре белән генә җиһазландырылган йөк автомобильләре хуҗаларын 2024 елның 1 гыйнварыннан 2028 елның 31 декабренә кадәр транспорт салымын түләүдән азат итә еллык. 2029 елның 1 гыйнварыннан 2030 елның 31 декабренә кадәр закон проекты белән салым ставкаларының 50% күләмендә ташлама бирелә.

«Хәзерге вакытта электр автомобильләре  –  транспортның иң киң таралган төре түгел, шуңа бәйле рәвештә, бюджет югалтулары 2,9 млн.сум тирәсе тәшкил итәчәк, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы депутаты, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты әгъзасы Рифнур Сөләйманов, өстәмә доклад белән чыгыш ясап, – әлеге преференция салым түләүчеләрне экологик чиста транспорт сатып алуга этәрәчәк, шуның электр автомобильләре базарын үстерүгә  һәм республиканың транспорт системасын экологик яңартуга ярдәм итәчәк Бу исә, үз чиратында, әйләнә-тирә мохиткә зарарлы чыгаруларның кимүенә һәм юлларга йөкләнешнең кимүенә китерәчәк, дип ассызыклады профильле комитет әгъзасы.

Якын арада закон проекты Татарстан Республикасы Рәисенә кул куюга юнәлдереләчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International