Республиканың Җир кодексына үзгәрешләр кертелә

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе, 14:21

Бүген ТР Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Закон проекты санкцияләр басымы шартларында Татарстан Республикасы территориясендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыруга  акча кертергә планлаштырган кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 

 Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Җир кодексы һәм Татарстан Республикасы Җир кодексы нигезләмәләрендә юридик затларга  социаль-мәдәни һәм коммуналь-көнкүреш билгеләнешендәге объектлар урнаштыру,  масштаблы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен,  торглар үткәрмичә генә, дәүләт һәм муниципаль милектәге җир кишәрлекләре бирү күздә тотыла. Бу объектлар, инвестиция проектлары Россия Федерациясе субъектлары законнарында билгеләнгән критерийларга туры килергә тиеш.

Намуссыз төзүчеләр гамәлләреннән зыян күргән, акчалары күпфатирлы йорт төзелеше өчен җәлеп ителгән гражданнарга  бер яисә берничә төрле ярдәм чарасын күрсәтү йөзеннән, күпфатирлы йортны  яисә башка капиталь төзелеш объектларын төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашырганда, торак урыннарының гомуми мәйданы гамәлдәге законнар нигезендә кимендә биш мең квадрат метр булырга тиеш. Төзелешнең үзкыйммәте югары булу сәбәпле, бу критерий өч мең квадрат метрга кадәр киметелә.

Эчке эшләре тулысынча башкарылган күпфатирлы торак йортның бер квадрат метрын төзүнең үзкыйммәте 2018 елда уртача 57,7  мең сум тәшкил иткән. Соңгы 5 елда бу бәя 62  процентка арткан, бу исә, үз чиратында, кече һәм урта бизнес өчен сизелерлек чыгымнар таләп итә һәм аларның инвестиция проектларында катнашуына каршылыклар тудыра.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International