Торак һәм инфраструктура төзелеше, шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләрен көйләүче законнарга үзгәрешләр кертелде

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе, 14:54

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 18 статьясының үз көчен югалтуын тану хакында», «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында», «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм  юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 25 статьясына үзгәреш кертү хакында» законы проектлары каралды.

Закон проектларын торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин тәкъдим итте, ул билгеләп үткәнчә, алар республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән.

Республикада шәһәр төзелеше эшчәнлегенә кагылышлы закон проекты төбәк әһәмиятендәге тарихи торак пунктлар территорияләренә карата территорияне планлаштыру проектын әзерләү һәм раслау тәртибен республика хөкүмәте компетенциясенә кертүне күздә тота.

Документ Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта кабул ителде.

Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» законга тәкъдим ителгән үзгәрешләр республика Хөкүмәтенең төбәк операторына капиталь ремонт фонды акчалары исәбеннән финансланучы күпфатирлы йортта гомуми мөлкәткә капиталь ремонт буенча хезмәтләр күрсәтү һәм (яисә) эшләр башкару өчен кирәкле товарлар (материаллар һәм җайланмалар, шул исәптән югары технологияле җайланмалар) сатып алу вәкаләтен, шулай ук сатып алынган һәм капиталь ремонт ясауга файдаланылмаган мондый товарларны реализацияләү вәкаләтен бирү турында карар кабул итү хокукы билгели.

«Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм  юл эшчәнлеге турында» законга исә җир законнарында каралган очракларда (мәсәлән, җир кишәрлеген урнаштыру схемасы нигезендә) – территорияне планлаштыру документациясе булмаганда автомобиль юлының бүленгән полосасы чикләрен билгеләү мөмкинлеген рөхсәт итә торган нигезләмә өстәлә.

Бу закон проектлары беренче укылышта һәм  тулаем кабул ителде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International