Фәрит Мөхәммәтшин «ЭКОлидер» бәйгесе җиңүчеләрен котлады

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе, 17:22

Бүген Казанда «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «ЭКОлидер -2019» бәйгесе җиңүчеләрен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде. Ул бәйге җиңүчеләрен - сәламәт яшәү рәвешен һәм республика экологиясен саклауда өлеш керткән һәркемне котлады. Аларга киләчәктә уңышлар теләде.

«Экология мәсьәләләре кешеләр тормышында да, дәүләт өчен дә елдан-ел, гасырдан-гасырга тагын да әһәмиятлерәк була бара. Соңгы елларда Татарстанда экологиягә технологик яктан зур игътибар бирелә. Бу калдыкларны утилизацияләү, сулыкларны, урманнарны, саф һаваны саклау», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Президентның карарлары ярдәмендә безнең илдә экология мәсьәләләрен чишү, кешеләрнең яшәү мохитен яхшырту өчен 2024 елга кадәр триллионнарча акча бүлеп бирелә. 2019 елда Татарстан Республикасы «Экология» проектын гамәлгә ашыруга актив кушылды. Быел республикага 1 миллион чамасы федераль акчалар бүленде, алар киләсе елга күчә һәм рациональ файдаланылачак.

«Татарстан елгаларга, күлләргә, урманнарга бай төбәк, бу байлык игътибар һәм хөрмәт таләп итә. Бу — калдыкларны эшкәртү, моның өчен шартлар булдыру. Экологияне саклау — бер министрлыкның гына түгел, Хөкүмәтнең дә, һәр кешенең дә бурычы», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International