Фәрит Мөхәммәтшин «Ак барс» үзәге төзелеше барышы белән танышты

2023 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе, 10:50

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Таулы Алтайга эш сәфәре барышында Алтай Республикасының Маймин районында «Карым» комплексы территориясендә урнашкан «Ак барс» биологик төрлелекне саклау үзәге төзелешен карады.

Исегезгә төшерәбез, сирәк очрый торган хайван – барслар популяциясен торгызу буенча мөһим проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов  күзәтчелегендә гамәлгә ашырыла.

Фәрит Мөхәммәтшин лаборатория-тикшеренү комплексы һәм вольерлар урнашачак мәйданчыкларны, шулай ук барсларны өйрәнүче белгечләр яшәячәк  бүлмәләрне карады. Хәзерге вакытта фәнни һәм торак блогы төзү буенча эшләр тәмамланган, кирәкле җиһазлар урнаштыру планлаштырылган.

«Карым» ҖЧҖ башкарма директоры Әнвәр Әминов билгеләп үткәнчә, эш бу төр хайваннарның бу сирәк төрен саклау буенча кирәкле компетенцияләре  булган Россия фәннәр академиясенең фәнни үзәкләре белән берлектә алып барыла.Татарстан Республикасы Рәисе фикеренчә, бу табигый территорияне аеруча саклаулы итәргә кирәк, шул исәптән законнар дәрәҗәсендә дә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International