Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү мәсьәләләре профильле комитет утырышында тикшерелде

2023 елның 17 октябре, сишәмбе, 15:22

Бүген ТР Юстиция министрлыгында Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының күчмә утырышы булды, анда депутатлар республиканың башкарма хакимият органнарында һәм җирле үзидарә органнарында норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Моннан тыш, профильле комитет әгъзалары «2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проектын хупладылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова катнашты. Утырышны Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин үткәрде.

ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин тәкъдим иткән «Республика башкарма хакимият органнарында һәм җирле үзидарә органнарында норматив хокукый актларга, аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү турында» мәгълүматны карап чыгып, депутатлар ведомствога коррупциягә каршы экспертиза үткәргәндә икътисадның һәм социаль өлкәнең иң коррупциячел юнәлешләренә аерым игътибар бирергә тәкъдим иттеләр.

Министр сүзләренә караганда, 2023 елның 9 аенда 2445 хокукый һәм  норматив хокукый актлары проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелгән, шуларның иң күбесе  (2200 данә) – ТР Министрлар Кабинеты карарлары проектлары. 9 проектта 10 коррупциячел фактор ачыкланган.

Рөстәм Заһидуллин билгеләп үткәнчә, бәйсез экспертлар эшчәнлеген активлаштыру максатыннан норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына бәйсез коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча республика экспертлар конкурсы үткәрелә. 2017 елдан башлап ел саен конкурска 100дән артык бәяләмә тәкъдим ителә. Татарстан Республикасы тәҗрибәсе Россия Юстиция министрлыгының югары бәясен алган һәм Россия Федерациясенең барлык төбәкләренә кертү өчен тәкъдим ителгән.

Җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль норматив хокукый актларның 19189 проектына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелгән (шәһәр округлары актлары проектлары – 564, муниципаль районнар – 3778, шәһәр һәм авыл җирлекләре – 14847). 31 проектта 31 коррупциячел фактор ачыкланган.

Шулай ук 10549 муниципаль норматив хокукый актка экспертиза үткәрелгән, шәһәр округларының 2 актында 2 коррупциячел фактор ачыкланган.

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча комитет ТР Юстиция министрлыгы, республика башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары адресына берничә рекомендация җибәрәчәк.

«2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын карау кысаларында депутатлар Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин һәм Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова докладларын тыңладылар.

2024 елга, 2025 һәм 2026 елларның план чорына Татарстан Республикасының Социаль-икътисадый үсеше фаразын тәкъдим итеп, Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, тышкы чикләү чараларының тискәре йогынтысына карамастан, республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штаб предприятиеләр, кредит-финанс оешмалары, кече һәм урта бизнес эшен тотрыклы итә алды, эш урыннарын саклап калды.

2023 елда тулаем төбәк продукты күләме 3,9 трлн. сум тәшкил итте. 2024 елда аның 102,2 процентка үсүе көтелә. Сәнәгать җитештерүенең 102 процентка, авыл хуҗалыгы җитештерүенең 110,7 процентка, ваклап сату әйләнешенең 102,6 процентка, төп капиталга инвестицияләрнең 103,2 процентка үсеше фаразлана. Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары санын 175 меңгә кадәр арттыру бурычы куела, секторда 600 меңгә якын кеше эшләячәк.

Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Алла Анфимова 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджетының төп параметрларын тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, бюджетның керем өлешенең төп чыганаклары булып табышка салым (2024 елда 112,8 млрд.сум күләмендә көтелә), физик затларның керемнәренә салым (130,5 млрд. сум), акцизлар (43 млрд. сум), предприятиеләр милкенә салым (391 млрд. сум), шулай ук федераль бюджеттан кайтарылмый торган керемнәр (51,7 млрд. сум) һәм башкалар тора. ТР консолидацияләнгән бюджеты чыгымнары 451,7 млрд. сум күләмендә карала. республика бюджеты - 383,9 млрд.сум.

Закон проекты турында фикер алышуда комитет рәисе Шакир Яһудин, комитет рәисе урынбасары Александр Чубаров, депутатлар Игорь Бикеев, Валерий Власов, Илдар Шамилов катнашты, алар халыкны яклау өчен хәбәр итү системаларын тоту, мобилизацияләү һәм үткәрү чыгымнары, мәктәпләрнең террорчылыкка каршы яклану чараларын финанслау мәсьәләләренә игътибар иттеләр.

Комитет каралган закон проекты буенча тиешле нәтиҗә кабул итте.

Утырышта шулай ук 2024 елга Дәүләт Советының закон проекты эше планы проекты каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International