Социаль сәясәт комитеты бюджет проекты буенча тәкъдимнәрне профильле комитетка җибәрәчәк

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе, 12:41

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар 2024 елга һәм 2025 һәм 2026 еллар план чорына республика бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты турында закон проектларын тикшерделәр. Утырыш кысаларында парламентарийлар шулай ук җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгак ясадылар.

Профильле комитет әгъзалары «Сәламәтлек саклау», «Социаль сәясәт», «Физик культура һәм спорт», «Яшьләр сәясәте» юнәлешләре буенча республика бюджеты параметрларын җентекләп тикшерделәр.

Республиканың социаль-икътисади үсеше фаразы турындагы доклад белән икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады. Олег Пелевин әйтүенчә, фараз Татарстан Республикасы предприятиеләре, министрлыклары һәм ведомстволары, муниципаль берәмлекләренең фараз күрсәткечләрен, шулай ук илкүләм проектларны, дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны исәпкә алып формалаштырылган.

Прогноз буенча, Татарстан Республикасында эшчеләрнең хезмәт хакы фонды 2024 елда 937 695,9 млн. сум тәшкил итәчәк. Киләсе елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы кысаларында Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 19 мең 242 сум булачак.

Социаль өлкә өлешендә республика бюджетының төп параметрлары турында депутатларга финанс министры урынбасары Гела Герасимова хәбәр итте.

«Сәламәтлек саклау» бүлеге буенча 2024 елга бюджет ассигнованиеләре 38 773,4 млн.сум күләмендә планлаштырылган. Бу бүлеккә стационар, амбулатор, ашыгыч һәм санитар-сәламәтләндерү ярдәме, объектларны капиталь ремонтлау, беренчел звеноны модернизацияләү һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге башка мәсьәләләр керә. 

«Социаль сәясәт» бүлегендә 2024 елга 60 117,4 млн. сумлык бюджет ассигнованиеләре исәпкә алынган. Акча пенсия, социаль хезмәт күрсәтү һәм халыкны тәэмин итү, гаиләне һәм балаларны саклау һәм социаль сәясәт өлкәсендәге башка мәсьәләләргә юнәлдереләчәк.

2024 елга «Физик культура һәм спорт» бүлеге буенча консолидацияләнгән бюджет чыгымнары 4 100,7 млн.сум тәшкил итәчәк. «Яшьләр сәясәте» бүлеге буенча 3 670,6 млн.сумлык бюджет ассигнованиеләре планлаштырылган.

Бюджет турындагы закон проектын тикшерүгә күчкәндә, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова ашыгыч медицина ярдәме бригадалары шоферларының хезмәт хакы күләме турында борчылуын белдерде. "Бездә Казан, Чаллы һәм Алабуга кебек шәһәрләрдә ашыгыч медицина ярдәме станцияләренә хезмәт күрсәтү һәм эшләү мәсьәләсе тора, ашыгыч ярдәм  машиналарын йөртүчеләргә кытлык сизелә, – дип ассызыклады профильле комитет башлыгы, – Чаллыда 36 күчмә бригаданың нибары 17се генә чыга – бу бик зур йөкләнеш".

Алдагы өч елга бюджет сәясәтенең иң мөһим бурычлары арасында парламентарийлар элек кабул ителгән барлык социаль йөкләмәләрне үтәүне билгеләделәр, шул ук вакытта профильле комитет әгъзалары түбән керемле гражданнарга һәм балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә аерым басым ясадылар.

Депутатлар Светлана Захарова, Светлана Вострикова, Елена Кузьмичева һәм Владимир Чагин шулай ук финанс министрлыгына «хезмәтне саклау» бүлеген финанслауны индексацияләүгә игътибар итәргә, шулай ук физик культура объектларын финанслауда спорт әзерлеге федераль стандартларын (матди-техник тәэмин итү, спорт экипировкасы белән тәэмин итү һ.б.) исәпкә алырга тәкъдим иттеләр.

Депутатларның тәкъдимнәре социаль сәясәт комитеты тарафыннан гомумиләштереләчәк һәм бюджет буенча җыелма нәтиҗә әзерләү өчен җибәреләчәк.

Республика бюджеты белән бер үк вакытта депутатлар Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында да фикер алыштылар. Закон проектын фонд директоры урынбасары Гүзәлия Закариевна тәкъдим итте. 2024 елда һәм 2025 һәм 2026 елларның план чорында Фонд бюджеты балансланган һәм дефицитсыз планлаштырыла. 2024 елга ММИФ бюджетының керем һәм чыгым өлешен 79 575,9 млн. сум күләмендә расларга тәкъдим ителә.

Комитет утырышында шулай ук җәйге чорда балалар һәм яшүсмерләрнең ялын, сәламәтләндерүен, мәшгульлеген оештыру турында мәгълүмат бирелде. ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков билгеләп үткәнчә, 2023 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре буенча 148 704 бала ял иткән – бу планның 91%ы. Балаларны ял иттерү өчен 131 шәһәр читендәге лагерь, шул исәптән 12 шифаханә-курорт оешмасы, 46 палаткалы лагерь, 1377 көндезге лагерь, Кара диңгез ярында 4 лагерь оештырылган.

Татарстанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясен финанслауның гомуми күләме 2 331 954,9 мең сум тәшкил иткән.

Утырышта башка мәсьәләләр дә каралды.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International