2023 елга һәм 2024-2025 еллар план чорына республика бюджеты турында закон проектына үзгәрешләр кертелде

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе, 10:36

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Закон проекты бюджетның керем өлешен 56,4 млрд. сумга арттыруны күздә тота.

"Республика бюджетының агымдагы үтәлеше һәм ел дәвамында көтелгән үтәлеш нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы бюджетының салым һәм салым булмаган керемнәрен 54,6 млрд.сумга арттырырга тәкъдим ителә, - дип билгеләп үтте республика финанс министры Радик Гайзатуллин, закон проектын тәкъдим итеп, - оешмаларның табышына салым 39 млрд. сумга артып килә. Салым үсеше нигездә нефть, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе тармаклары компанияләренең эшчәнлеген бәяләүне төгәлләү белән бәйле. Шул ук рәвешле, сәнәгать предприятиеләре, сәүдә оешмалары һәм банкларның эшчәнлеген бәяләү дә төгәлләнә.

Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, физик затларның керемнәренә салым буенча фараз 6,5 млрд.сумга арттырылган. Оешмалар милкенә салым буенча планлы билгеләнеш 2,2 млрд. сумга арттырылган. Аерым салым керемнәре буенча акча кереме 635,4 млн. сумга артачак. Салым булмаган керемнәр күләме расланган фараздан 6,3 млрд. сумга югарырак фаразлана.

«Түләүсез керемнәр» бүлеген федераль бюджеттан бюджетара трансфертлар һәм башка керемнәр буенча 1,8 млрд. сумга арттырырга кирәк, - дип билгеләп үтте финанс министры, - үзгәрешләр 32 юнәлешкә кагыла».

Республика бюджетының чыгым өлеше, үз чиратында, 40,7 млрд.сумга арта. Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, моның хисабына илкүләм проектлар һәм федераль программалар, юл эшләре программалары, социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь төзү һәм ремонтлау чараларын финанслау чыгымнары финансланачак. Моннан тыш, агымдагы чыгымнар күләме һәм бюджет учреждениеләрен матди-техник җиһазландыруны финанслау арта. Закон проектына ярашлы, социаль әһәмиятле, фәнни, мәдәни һәм спорт чараларын үткәрүгә чыгымнарны финанслау да арттырылачак.

"Федераль бюджетның максатчан акчалары федераль норматив актларга туры китереп төзәтелә", - дип ассызыклады Радий Гайзатуллин.

Нәтиҗәдә, 2023 елга Татарстан Республикасы бюджеты керемнәренең гомуми күләме 426,9 млрд.сум, чыгымнарның гомуми күләме – 456,6 млрд. сум дип фаразлана. Бюджет дефициты 29,7 млрд.сум тәшкил итәчәк, 15,7 млрд. сумга кими. Шул ук вакытта, профильле министрлык башлыгы билгеләп үткәнчә, бюджет дефициты финанслау чыганаклары белән тәэмин ителгән.

"Катлаулы шартларга карамастан, без ел саен бюджетның керем өлешен арттыра барабыз, - дип басым ясады Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин, әлеге мәсьәлә буенча доклад белән чыгыш ясап, - әлеге күрсәткечләргә ирешүгә республика җитәкчелеге һәм парламенты кабул иткән оператив реакция чаралары һәм карарлары ярдәм итә. Комитет закон проектына материалларны өйрәнде һәм аларның нигезлелеген һәм 2023 елга һәм план чорына бюджет турында законга үзгәрешләр кертү кирәклеген билгеләп үтә».

Закон проекты шулай ук бюджетның чыгым өлешендә бюджет акчаларының баш идарәчеләре һәм чыгымнарның бюджет классификациясе кодлары арасында ассигнованиеләрне яңадан бүлүне чагылдырырга тәкъдим итә.

Профильле комитет рәисе билгеләп үткәнчә, бюджет проектына Татарстан Республикасы Рәисенең, прокуратураның, Дәүләт Советының хокук идарәсенең, Хисап һәм Иҗтимагый палаталарның уңай бәяләмәләре бар. Шуны исәпкә алып, 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 еллар план чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты берьюлы өч укылышта кабул ителде һәм ТР Рәисенә кул куюга юнәлдерелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International