Муниципаль хезмәт турында республика кодексына үзгәрешләр кертелде

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе, 11:21

Бүген Дәүләт Советы утырышында муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 10 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Закон проекты муниципаль хезмәтнең класс чинын биргәндә квалификация имтиханын гамәлдән чыгара.

Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Ольга Воронова, закон проектын тәкъдим итеп, муниципаль хезмәт турында ТР кодексының аерым нигезләмәләрен федераль законнардагы үзгәрешләргә туры китерүгә юнәлдерелгәнлеген искәртте. "Татарстанда муниципаль хезмәтнең класс чиннарын бирү тәртибе муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексының 10 статьясында билгеләнгән, - дип хәбәр итте ул. - Әлеге статьяның 17 нче өлешендә муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче муниципаль хезмәткәрләргә, муниципаль хезмәт вазыйфаларының югары төркеменә караган муниципаль хезмәт вазыйфаларын биләүче муниципаль хезмәткәрләрдән тыш, билгеле бер вәкаләтләр срогына класс чины квалификация имтиханы нәтиҗәләре буенча бирелә. Квалификация имтиханы дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан квалификация имтиханын тапшыру өчен билгеләнгән тәртиптә үткәрелә".

Парламентарий билгеләп үткәнчә, «РФ дәүләт граждан хезмәте турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» Федераль закон һәм аның нигезендә кабул ителгән «ТР дәүләт граждан хезмәте турында «ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР Законы нигезендә граждан хезмәткәрләренә класс чины бирү максатыннан квалификация имтиханы үткәрү гамәлдән чыгарылды.

Республика законнарына да тиешле үзгәрешләр кертелде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International