Хафиз Миргалимов КПРФ фракциясенең эшчәнлеген нәтиҗәле дип саный

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе, 15:50

23 декабрьдә КПРФ фракциясе республика мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен матбугат конференциясе уздырды. Ел йомгакларына багышланган очрашуда фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов, Дәүләт Советы депутатлары Артем Прокофьев, Александр Комисаров һәм Николай Атласов катнаштылар.

Журналистларга КПРФ фракциясенең эшчәнлеге турында сөйләгәндә, Хафиз Миргалимов төрле юнәлештә закон чыгару эшчәнлегенең актив дәвам итүенә басым ясады. "Безнең фракция ике тапкыр артты, - дип искә төшерде ул. - Яңа чакырылышта без кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклаячакбыз. Безнең фракция бюджет турында законга тәкъдимнәр кертте, дәүләт ярдәменә мохтаҗ кешеләр турында кайгыртуга юнәлгән закон проектлары эшләүне дәвам итә. Без халык мөрәҗәгатьләре белән шөгыльләнәбез, социаль объектлар төзү һәм ремогнтлау буенча конкрет тәкъдимнәр кертәбез. Шуңа күрә фракциянең эшен мин бик нәтиҗәле дип бәяләр идем".

Фракциянең планнары белән уртаклашып, Хафиз Миргалимов "Сугыш балалары турында" закон проекты һәм митинглар турындагы законнарга үзгәрешләр өстендә эшләячәкләрен белдерде. Аның әйтүенчә, партиянең республика бүлеге муниципалитетларда үз депутатларының санын арттыруны максат итеп куя.

Аннары КПРФ фракцияләре журнеалистларның сорауларына җавап бирделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International