Әйләнә-тирә мохиткә зыян китерүче объектларны бетерү җирле әһәмияттәге мәсьәлә булып кала

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе, 11:37

«Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты бүген Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында каралды. Документ нигезендә, шәһәр җирлекләренең, муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә тиешле муниципаль берәмлек милкендәге җир кишәрлекләре чикләрендә урнашкан территориягә карата әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларын ачыклау һәм мондый зыянны бетерүне оештыру кертелә.

Закон проектын тәкъдим итеп, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин федераль закон нигезендә әйләнә-тирә мохиткә тупланган зыян объектларын ачыклау һәм мондый зыянны бетерүне оештыру Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырылачагын ассызыклады. Шуңа бәйле рәвештә «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында»Татарстан Республикасы Законының 15, 16 һәм 17 статьяларына үзгәрешләр кертелә.

Дәүләт Советы закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International