Депутатлар Рөстәм Хәсәновның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул итте

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе, 13:30

Бүген Дәүләт Советы утырышында Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәсәновның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде. 

"Рөстәм Хәсәнов Республика Дәүләт Советына Татарстан парламенты депутаты вәкаләтләрен туктату турында гариза бирде", – дип хәбәр итте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әлеге мәсьәлә буенча чыгыш ясаганда.

Рөстәм Хәсәновның язма мөрәҗәгатен Дәүләт Советы депутатлары бертавыштан хуплады.

Депутат Рөстәм Хәсәнов вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату сәбәпле, Социаль сәясәт комитеты составын үзгәртү турында тиешле карар кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International