Гражданнарны патриотик тәрбияләү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе, 13:57

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында закон проекты кабул ителде. Закон проектын Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов тәкъдим итте. Закон проектын тикшерүдә республика парламентына узмаган сәяси партияләр катнашты.

«Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турында» закон проекты – республикада патриотик тәрбияләүгә бердәм караш урнаштырырга мөмкинлек бирүче төп документ. Хәзерге вакытта патриотик тәрбия мәсьәләсе федераль дәрәҗәдә аерым законнар белән көйләнмәгән, шул ук вакытта Россия Федерациясенең күп кенә субъектларында шундый ук законнар кабул ителгән һәм гамәлдә.

Айрат Зарипов  әйтүенчә, республикада балалар һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү концепциясе расланган, Патриотик тәрбияләү буенча ТР координация советы төзелгән. Республиканың яшьләр эшләре министрлыгы профильле министрлыклар һәм ведомстволар, муниципалитетлар, иҗтимагый берләшмәләр белән берлектә яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча эш алып бара. "Республикада тупланган эш тәҗрибәсен саклауның мөһимлеген, патриотик тәрбия системасын ныгытуның һәм алга таба үстерүнең актуальлеген исәпкә алып, әлеге мәсьәләне законнар белән җайга салу кирәклеге туды дип саныйбыз", – дип белдерде Айрат Зарипов.

Эшләнгән закон проекты гражданнарны патриотик тәрбияләү өлкәсендә Республиканың дәүләт сәясәтен, максатларын, принципларын, бурычларын, шулай ук патриотик тәрбия субъектларын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк, аның хокукый һәм оештыру нигезләрен билгели, гражданнарны патриотик тәрбияләү өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында вәкаләтләрне бүлеп бирә.

"Закон проектының аерым статьялары гражданнарның һәм коммерцияле булмаган оешмаларның гражданнарны патриотик тәрбияләүдә катнашуына багышланган. Закон проекты белән җирле үзидарә органнары гражданнарны патриотик тәрбияләү эшчәнлегендә катнашырга һәм патриотик тәрбия өлкәсендә муниципаль программаларны расларга хокуклы", - дип аңлатты Айрат Зарипов.

Комитет рәисе билгеләп үткәнчә, закон проекты патриотик тәрбиягә бердәм караш урнаштырырга һәм бу өлкәдә мөнәсәбәтләрне хокукый көйләү механизмын камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Дәүләт Советы Президиумы карары буенча әлеге закон проектын тикшерү өчен утырышка республика парламентында тәкъдим ителмәгән сәяси партияләр вәкилләре чакырылган иде. Федераль законнарга ярашлы рәвештә, Дәүләт Советында тәкъдим ителмәгән партияләр вәкилләре парламент утырышларында елына бер тапкырдан да ким булмаган күләмдә катнашырга хокуклы. Бүген патриотик тәрбия турындагы закон проектын тикшерүдә ЛДПР, «Үсеш партиясе», «Яблоко», «Яңа кешеләр» һәм «Россия гомумхалык берлеге» партияләре вәкилләре катнашты. Өч партия лидерлары үз тәкъдимнәре белән чыгыш ясады.

ЛДПР сәяси партиясе вәкиле Марсель Габдрахманов бүгенге көндә каралган закон проектының " нигезе" булуын ассызыклады. "Безнең илдә 89 субъект бар, һәм аларның һәрберсенең үз традицияләре бар, шуңа күрә арада берләштерүче нәрсәдер булырга тиеш. Мин, ЛДПР сәяси партиясе вәкиле буларак, бу закон проектын тулысынча хуплыйм һәм бу закон чыгару практикасын федераль дәрәҗәгә җәелдерергә кирәк дип саныйм.

Татарстан Республикасында гражданнарны патриотик тәрбияләү турындагы закон проекты буенча үз фикерен «Үсеш партиясе» вәкиле Марат Бохараев белдерде. "Закон проектында балалар һәм яшьләрне тәрбияләүгә аерым басым ясала, закон проекты җәмгыять белән эшләүнең бердәм системасын төзергә ярдәм итәчәк. Закон бу эшкә барлык хакимият органнарын, шулай ук коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмаларны, уку йортларын җәлеп итә. Документны тормышка ашыру өчен зур эшләр тора, әмма бу закон кирәклегенә шик юк. Аны нәтиҗәле тормышка ашыру өчен максималь көч куярга кирәк», – дип ассызыклады Марат Бохараев.

«Яблоко» партиясе вәкиле Руслан Зинатуллин да закон проектын хуплады, документны кабул иткәндә исәпкә алырга кирәк дип санаган кайбер өстәмәләрне әйтте. "Мин документны киңәйтергә, патриотик тәрбия турында гына түгел, ә гомумән яшьләрне тәрбияләү турында эшләргә тәкъдим итәр идем. Патриотик тәрбия төп белем бирү программасына өстәмә булырга тиеш», - диде ул.

Әлеге мәсьәлә буенча Дәүләт Советы утырышында депутатлар Ркаил Зәйдуллин, Игорь Бикеев, Азат Хамаев һәм Хафиз Миргалимов чыгыш ясады. "Без дәүләтебез өчен иң мөһим закон проектын тикшерәбез. Гражданнарны патриотик тәрбияләү турындагы закон Россия, Татарстан Республикасы тарихы куйган объектив ихтыяҗ дип ышанам. Бу законның ничек эшләячәге бездән тора», - дип басым ясады КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов.

Закон проектын тикшерүгә йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин документны актив тикшергән өчен барысына да рәхмәт белдерде. "Бу документта язылган төп кыйммәтләрне бүген илебезнең күп кенә сәяси партияләре хуплады. Без бу законны авыр вакытта тикшерәбез, бу закон проектын булдыру инициативасы белән мәгариф учреждениеләрендә патриотик тәрбиягә тагын бер кат игътибар итәбез дип уйлыйм. Төзәтмәләр керткәндә, без бүген биредә яңгыраган фикерләрне исәпкә алырга тырышачакбыз»,– дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Гражданнарны патриотик тәрбияләү турындагы закон проекты парламент депутатлары тарафыннан бертавыштан хупланды һәм беренче укылышта кабул ителде. Закон проектына төзәтмәләр 2023 елның 27 октябренә кадәр кабул ителә.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International