Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проекты беренче укылышта кабул ителде

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе, 12:27

2024 елга, 2025 һәм 2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова билгеләп үткәнчә, 2024 елда керемнәр,  2023 елның расланган бюджетына карата 12,7% үсеш белән, 79,6 млрд.сум тәшкил итәчәк. 2024 елда һәм 2025 һәм 2026 елларның план чорында фонд бюджеты балансланган һәм дефицитсыз планлаштырыла.  

Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды бюджеты проекты парламент тыңлауларында һәм Дәүләт Советы комитетлары утырышларында каралды.

«Фонд бюджеты параметрлары социаль-икътисадый үсеш фаразының төп макроикътисади параметрларына туры китереп исәпләнгән, – дип белдерде  Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев, профильле комитет исеменнән чыгыш ясап, – Фонд бюджеты керемнәренең төп өлешен Татарстан Республикасы территориясендә медицина иминиятен оештыруны финанс белән тәэмин итүгә Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан алына торган субвенцияләр тәшкил итә. Әлеге керемнәр 2024 елда 13,7% ка, 2023 елда 14 949,9 сумнан 17 932,5 сумга кадәр һәм иминләштерелгән халык саны буенча ММИ территориаль программасын финанс белән тәэмин итүнең җан башына нормативлары үсеше исәбенә арта ".

Чыгымнарның гомуми күләме 79,6 млрд. сум күләмендә каралган. Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, ММИ фонды бюджеты чыгымнары структурасында иң зур өлешне "Сәламәтлек саклау" бүлеге буенча чыгымнар тәшкил итә - бу 99,4%. Бюджет ассигнованиеләренең төп өлеше дәүләт программаларын финанс белән тәэмин итүгә җибәрелә, шул исәптән: «Татарстан Республикасын территориаль планлаштыру системасын камилләштерү», «Югары технологияле медицина ярдәмен, ашыгыч, шул исәптән ашыгыч махсуслаштырылган медицина ярдәмен, медицина эвакуациясен камилләштерү» һәм башкалар.

"Закон проектына Дәүләт Советының Хокук идарәсе, Прокуратура, Хисап һәм Иҗтимагый палата бәяләмәләре бар,  – дип йомгаклады үз чыгышын Камил Нугаев, – Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты закон проектын карады һәм аны беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итә".

Закон проектына төзәтмәләр 10 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк, аннары документны икенче укылышта караячаклар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International