Митинглар үткәрү тәртибе төгәлләнә

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе, 12:54

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында «Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законының 10 статьясына үзгәреш кертү хакында» закон проекты каралды. Документ беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.

"Закон проекты «Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән, - дип хәбәр итте ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.

Федераль законнарда транспорт чаралары категорияләре һәм подкатегорияләренең яңа төшенчәләре билгеләнгән. Транспорт чаралары категорияләре исемлегеннән Е категориясе транспорт чаралары составы чыгарылган (прицеплар, ярымприцеплар белән тоташтырыла торган В, С яки Д категорияле транспорт чаралары). Е категориясе урынына BE, CE, DE яңа категорияләре кертелә.

Шуңа бәйле рәвештә, ачык чаралар үткәргәндә «BE» һәм «CE» категорияле транспорт чаралары өчен 15 берәмлек күләмендәге сумма күрсәткечен билгеләү карала, элек Е категориясе өчен булган кебек.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының уңай карары белән депутат Альберт Мөхәммәтшин чыгыш ясады.

Закон проектын тикшерүдә катнашкан депутат Хафиз Миргалимов, закон проектын хуплап, аны республика территориясендә муниципаль органнар тарафыннан төгәл үтәү кирәклегенә игътибар итте.

Закон проекты Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International