Республикада гражданнарның сәламәтлеге турында мәгълүматны парламентта даими рәвештә карарга тәкъдим ителә

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе, 13:22

Бүген Дәүләт Советы утырышында Гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы республика законының 4 һәм 5 статьяларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Закон проекты белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының республикада гражданнарның сәламәтлеге торышы турындагы еллык докладын тыңларга тәкъдим ителә.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, «Татарстан Республикасында парламент контроле турында» гы закон нигезендә, Татарстан Республикасы парламенты тарафыннан республика башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турында еллык хисапларны тыңлау Парламент контроле формаларының берсе булып тора.

«Татарстан Республикасында гражданнарның сәламәтлеген саклау өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турында» Татарстан Республикасы Законында Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы тарафыннан республика гражданнарының сәламәтлеге торышы турында еллык доклад әзерләү һәм аны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Дәүләт Советына тапшыру каралырга тиеш», – дип аңлатты Светлана Захарова.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International