Җирле үзидарә органнарына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турындагы закон проектына үзгәрешләр кертелә

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе, 13:57

Бүген Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарә органнарына гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләрен бирү турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, документны тәкъдим итеп, закон проектының Татарстан Республикасында ГХАТ органнары эшчәнлеген алга таба камилләштерү максатларында әзерләнүен билгеләп үтте. "Хокукны куллану практикасына анализ ясау 11 муниципаль районның  тиешле вәкаләтләр бирелгән 20 шәһәр һәм авыл җирлеге башкарма комитетының 2019 елдан башлап бер генә теркәү чарасын да башкармавын күрсәтте", – дип белдерде ул.

2021 елның 30 декабреннән федераль законнарда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенең экстерриториаль принцибы билгеләнгән. Аның нигезендә  гариза бирүчеләр дәүләт хезмәтен  ГХАТның теләсә кайсы органында сайлап алырга мөмкиннәр. Татарстан Республикасында моны 43 муниципаль районның һәрберсендә һәм 2 шәһәр округында эшләргә мөмкин. "Тәкъдим ителгән закон проекты белән 22 торак пунктын билгеләргә тәкъдим ителә.  Әлеге башкарма комитетларда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә вәкаләтләр бирелгән, ә алар бу эшләрне гамәлгә ашырып киләләр, – дип басым ясады Гөлшат Нигъмәтуллина.  –  Әлеге мәсьәлә муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары белән дә, җирлекләрнең үзләре белән дә фикер алышу һәм килештерү процедурасын үтте".

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, бу уңайдан ясаган чыгышында  закон проектына Татарстан Республикасы Рәисенең  Дәүләт-хокук идарәсе, Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе, республика Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы бәяләмәләре алынуын билгеләп үтте, шулай ук әлеге закон проектын беренче укылышта һәм өченче укылышта хупларга тәкъдим итте.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International