Дәүләт Советы Аппараты хезмәткәрләре Әнвәр Минһаҗев һәм Гөлназ Исмәгыйлова республиканың иң яхшы дәүләт хезмәткәрләре булдылар

2023 елның 11 ноябре, шимбә, 10:15

Бүген Казанда, ТР Хөкүмәте йортында «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре»республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурста 14 дәүләт хезмәткәре җиңде, алар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының ике хезмәткәре дә бар иде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов лауреатларга дипломнар тапшырды.

 «Дәүләт органнары эшчәнлеген оештыру, мәгълүмати, документация, финанс-икътисадый, хуҗалык һәм башка тәэмин итү» номинациясендә ТР Дәүләт Советында фракцияләр эшчәнлеген тәэмин итү һәм ТР Дәүләт Советы Аппараты Оештыру идарәсенең оештыру эшен тәэмин итү бүлегенең баш киңәшчесе Әнвәр Минһаҗев җиңү яулады.

«Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтендә рус һәм татар телләрен дәүләт телләре буларак нәтиҗәле куллану» номинациясендә Татарстан Республикасы законнары текстларын һәм ТР Дәүләт Советының норматив-хокукый документларын тәрҗемә итү һәм идентификацияләү бүлегенең баш киңәшчесе Гөлназ Исмәгыйлова җиңде.

Җиңүчеләрне бүләкләгәндә, Рөстәм Миңнеханов республикада үткәрелә торган мондый чараларның бик мөһим булуын билгеләп үтте. "Һәрвакыт талантларга һәм яшьләргә ярдәм итәргә кирәк, ә әлеге конкурс кызыклы һәм перспективалы кадрларны ачыклау буенча яхшы мәйданчык булып тора», - дидеТатарстан Рәисе.

Быел республиканың 33 дәүләт органыннан 74 кеше иң яхшы дәүләт хезмәткәре исеме өчен көрәште. Конкурс ике этапта узды. Беренче этапта катнашучыларга Татарстан Республикасы законнарын белү һәм дәүләт телләрен белү дәрәҗәсенә тест узарга кирәк иде. Икенче этапта финалистлар үзләре әзерләгән проект эшләрен якладылар.

 «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» конкурсы 2014 елдан бирле үткәрелә. Җиңүчеләрнең осталыгы һәм күнекмәләре традицион рәвештә ихтыяҗ белән файдаланыла. Конкурста җиңгәннән соң 41 кеше дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарында яңа билгеләнүләр ала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International