Җәмәгать судьялары сайланды

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе, 10:25

Бүген Дәүләт Советы утырышында депутатлар республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. Җәмәгать  судьялыгына кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының уңай карары белән аның җитәкчесе Шакир Яһудин таныштырды.

ТР Дәүләт Советы ТР җәмәгать судьялары итеп өч елга Лилия Динисламованы (ТР Алабуга суд районы буенча 1 нче суд участогына) һәм Марсель Гафаровны (ТР Казан шәһәренең Мәскәү суд районы буенча 4 нче суд участогына) сайлады.

Рәсимә Гарифуллина (ТР Югары Ослан суд районы буенча 1 нче суд участогына) һәм Резеда Сафина (ТР Яр Чаллы шәһәре суд районы буенча 18 нче суд участогына) вәкаләтләре чикләнмичә җәмәгать судьялары итеп сайланды.

 Шулай ук депутатлар ТР Арча суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны отставкадагы судья Гөлназ Вәлиевка бер елга йөкләү турында Карар кабул иттеләр.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International