Депутатлар яшүсмерләр тарафыннан тәмәке һәм никотинлы продукция куллануны популярлаштыруны булдырмауга юнәлдерелгән закон проектын хуплады

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе, 12:34

Бүген Дәүләт Советы утырышында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында республика законының 4 статьясына үзгәреш кертү хакында закон беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Документ Дәүләт Советына республика прокуроры Альберт Суяргулов тарафыннан кертелгән.

Эшләнгән закон проекты балалар һәм яшүсмерләр тарафыннан тәмәке һәм никотинлы продукция куллануны популярлаштыруны булдырмауга юнәлдерелгән. Документ балигъ булмаганнарны кальян кулланып хезмәт күрсәтелә торган, тәмәке тарту һәм никотинлы продукция куллану рөхсәт ителгән учреждениеләргә кертүне тыя.

"Балигъ булмаганнарның кальяннар кулланып хезмәт күрсәтелә торган биналарда, шулай ук тәмәке тарту, никотинлы продукция куллану яки кальян куллану рөхсәт ителгән махсуслаштырылган бүлмәләрдә булулары аларның тәмәке һәм никотинлы продукция куллануның зарарлы моделен проекцияләүләрен һәм үзләрендә куллануларын кире кага алмый, бу аларның әлеге урыннарда булуыннан икенчел тәмәке төтененең тәэсире кебек үк,  аларның сәламәтлегенә һәм физик үсешләренә тискәре йогынты ясый," – дип белдерде  ТР прокуроры урынбасары Юлия Наумова закон проектын тәкъдим итеп.

Федераль законнарда балигъ булмаганнарга тәмәке һәм никотинлы продукция сату тыелса да, республикада ел саен яшүсмерләр тарафыннан аны куллану фактлары теркәлә. Мәсәлән, 2021 елда мондый хокук бозулар өчен 30 балигъ булмаган бала административ җаваплылыкка тартылган, 2022 елда – 30, ә быел – 25. Мондый хокук бозулар шулай ук Чирмешән, Алабуга, Лениногорск, Арча, Кукмара һәм республиканың башка районнарында теркәлгән.

Әлеге закон проектын кабул итү балигъ булмаганнарның тәмәке һәм никотинлы продукция куллануына нәтиҗәлерәк каршы торырга мөмкинлек бирәчәк", – дип йомгаклады сүзен прокурор урынбасары.

Закон проектын тикшерүдә катнашкан Дәүләт Советы депутаты Илдар Шамилов закон проектын кабул итүнең бик вакытлы һәм актуаль булуын ассызыклады. ТР прокуроры урынбасары Юлия Наумова шулай ук билгеләп үткәнчә, мондый хокук бозулар рейдлар барышында, шулай ук гражданнарның гаризалары вакытында ачыкланачак. Мондый хокук бозуларны полиция хезмәткәрләре, җирле үзидарә органнары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе ачыклый алачак.

Закон проекты депутатлар тарафыннан бертавыштан кабул ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International