Дәүләт Советы Россия Конституция судына сирәк очрый торган (орфан) авырулардан интегүче гражданнарны дару белән тәэмин итү турында мөрәҗәгать юллаячак.

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе, 13:42

Депутатлар «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы закон нигезләмәсенең конституциялелеген тикшерүне сораячак. Әлеге карар VI чакырылыш парламентының 50 нче утырышында кабул ителде.

«Россия Федерациясенең күп кенә субъектлары өчен орфан авыруы булган кешеләрне дару белән тулысынча тәэмин итү мөмкин түгел. Чөнки әлеге вәкаләтне тормышка ашыру чыгымнарын каплау өчен төбәк бюджеты акчалары чикләнгән», — диде Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.

Аның сүзләренчә, гражданнарның аерым категорияләре өчен федераль бюджеттан финанс ярдәме каралган. Ләкин региональ бюджетта финанслау җитмәү сәбәпле, 19 яшь тулуга алар дару ала алмаска мөмкин.

Татарстан Дәүләт Советы март аенда Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга федераль законнарга үзгәрешләр кертүне сорап мөрәҗәгать юллаган иде. Татарстан депутатлары орфан авыруы булган гражданнарны дару белән тәэмин итү бурычының төбәкләргә йөкләнүе белән килешми. Дәүләт Думасы «Россия субъектларының вәкаләтләрен федераль дәрәҗәгә этаплап күчерүне» хуплый дип җавап бирде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International