Дәүләт Советы утырышында республикада җәмәгать юстициясе эшчәнлеге турындагы доклад тыңланды

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе, 16:45

Парламентның илленче утырышында депутатлар Татарстанда җәмәгать юстициясе эшчәнлеге турында мәгълүмат тыңладылар, аны ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте.

Хәзерге вакытта Татарстанда 190 җәмәгать судьясы участогында 184 судья гаделлек урнаштыра. 2022 елда һәм 2023 елның 11 аенда 24 җәмәгать судьясы  беренче тапкыр билгеләнгән, 24е яңа вәкаләтләр срогына кабаттан сайланган, 2 федераль судья билгеләнгән, 15 судья отставкага киткән.

Җәмәгать судьялары аппаратларын 190 судья ярдәмчесе, 190 суд утырышы секретаре, 165 канцелярия мөдире, 176 белгеч, 14 өлкән белгеч тәкъдим итә.

Агымдагы елда җәмәгать судьялары аппаратларына өстәмә рәвештә 35 судья ярдәмчесе ставкасы бүлеп бирелгән, бу аларга 190 суд участогын да тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Суд участокларын закон нигезендә тулыландыру өчен тагын 25 берәмлек хезмәткәр кирәк.

Эдуард Каминский җәмәгать юстициясе системасында иң кискен проблема дип аппарат хезмәткәрләре арасында кадрлар  кытлыгын атады. Агымдагы елның 11 аенда 287 кеше эштән киткән (барлык хезмәткәрләр санының 35 проценты). Элеккечә, мондый хәл, беренче чиратта, хезмәт хакының аз булуы һәм эшнең шактый күләме белән бәйле.

Җәмәгать юстициясенең даими эш таләп иткән тагын бер мәсьәләсе –судьяларга йөкләнеш.

2022 елда һәм 2023 елның 9 аенда республиканың гомуми юрисдикция судлары тарафыннан беренче инстанция судлары буларак 1,9 миллионнан артык эш һәм материал каралган. Шул исәптән 6 процент җинаять, 80 процент гражданлык, 51 процент административ һәм 86 процент административ хокук бозулар турында беренче инстанция суды тәртибендә каралган эшләр җәмәгать судьялары өлешенә туры килә. Бер участокка уртача йөкләнеш айга 400 эш һәм материал тәшкил итә. Шул ук вакытта, йөкләнеш тигез бүленми.

Эдуард Каминский билгеләп үткәнчә, республиканың суд системасын үстерүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе – җәмәгать судьялары эшенә цифрлы технологияләр кертү.

2022 елда һәм агымдагы елның 9 аенда җәмәгать судьялары тарафыннан WEB видеоконференц-элемтә ярдәмендә 66,5 меңнән артык суд утырышы үткәрелгән. 2022 елның 1 октябреннән республиканың барлык җәмәгать судьялары суд участокларында гражданнарга һәм юридик затларга Җәмәгать судьялары порталы аша электрон рәвештә гаризалар һәм башка сораулар белән җәмәгать судьялары участокларына мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирүче электрон гаделлек сервисы эшли башлаган.

Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында җәмәгать судьяларыннан электрон формада хәбәрләр алу мөмкинлеге актив рәвештә алга бара. Шул ук портал аша шәһәр һәм район судлары үрнәгендә җәмәгать судьялары эшенә алдан язылу функционалы кертелгән.

Документлар әйләнеше процессын оптимальләштерү максатыннан башкару документларын Федераль суд приставлары хезмәтенә электрон рәвештә җибәрү сервисы эшли башлады.

Дәүләт Советы ТР Югары Суды мәгълүматын игътибарга алды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International