Россия җәмәгатьчелеге Мәхмүт Гәрәевне соңгы юлга озатты

2019 елның 27 декабре, җомга, 13:32

Бүген Мәскәүдә легендар армия генералы, Россия Хәрби фәннәр академиясе президенты Мәхмүт Гәрәев белән хушлашу һәм мәрхүмне соңгы юлга озату булды. Бөек Ватан сугышын үткәннән соң тагын алты хәрби низагта катнашкан Россиянең иң өлкән генералының йөрәге 97 нче яшендә тибүдән туктады. Мәрхүм белән хушлашуда Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу, Россия Кораллы көчләренең генераль штабы начальнигы армия генералы Валерий Герасимов, башка рәсми кешеләр катнашты. Татарстаннан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә башкалага  килгән делегация дә беренче татар генералы белән хушлашты.

«Без бүген илебезнең бөек гражданины, хәрби җитәкче, галим белән саубуллашабыз. Озак, катлаулы чордан соң Россия армиясенең формалашуында бик тирән эз калдырган кеше», — диде Россия оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу. Гәрәевнең теоретик түгел, ә шул исәптән төрле илләрдә сугыш кырларында да хәрби фикергә үз өлешен керткән практик булуына игътибар юнәлтте.

«Мәхмүт Гәрәев турында истәлекләр безнең йөрәкләрдә генә түгел, бик күп кулланмаларда, мәкаләләрдә, фәнни эшләрдә сакланачак. Һәм, ышанам, безнең хәрби җитәкчелекнең киләсе буыны, яшь офицерлар аның хезмәтләренә һәм тәҗрибәсенә таянып озак өйрәнәчәк», - диде ул.

Республика парламенты башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы депутатлары, республика Хөкүмәте исеменнән Мәхмүт Гәрәевнең туганнары һәм якыннарының авыр кайгы уртаклашу сүзләрен тапшырды.

– Мәхмүт Гәрәев – татар халкының бөек улы, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Аның белән бергә соңгы сулышына кадәр  үз ватанына хезмәт иткән кешләрнең тулы бер дәвере китә.

Дәүләт Советы Рәисе Мәхмүт Гәрәев исеменең Татарстанда яшәүче бик күпләргә яхшы мәгълүм булуын, легендар генералның республика белән даими элемтәдә торганлыгын искәртте.

Гомеренең соңгы көннәренә кадәр тарихи гаделлекне торгызу һәм совет халкының Бөек Ватан сугышындагы батырлыгын ялганлап күрсәтүләрне фаш итү буенча бик зур агарту эше алып барды. Башлыча аның тикшеренү эшчәнлеге нәтиҗәсендә татар шагыйре Муса Җәлилнең  иленә хыянәте турында уйдырма юк ителеп, аның батырлыгы расланды һәм шул рәвешле каһарманның изге исеме кире кайтарылды, – дип басым ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.

“Җиңү көне хөрмәтенә уздырылган тантаналы парадларда илнең Югары главнокомандующие Россия Президенты Владимир Путин янәшәсендә атаклы генералыбызның булуы белән горурландык, – диде ул. – Мәхмүт Әхмәт улының якты истәлеге күңелләребездә озак сакланыр”.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International