Фәрит Мөхәммәтшин: "Татарстан белән Белорусьның тыгыз элемтәләре – зур байлык, һәм бу дуслыкны сакларга кирәк"

2024 елның 2 феврале, җомга, 14:22

Бүген Минскида, Беларусь парламентының югары палатасында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан парламенты делегациясе әгъзаларының Беларусь Республикасы Милли Җыелышының Республика Советы Рәисе Наталья Кочанова белән очрашуы узды. Дәүләт Советы депутатлары Минск өлкәсендә ике көнлек эш сәфәрендә.

Очрашуны ачып, Наталья Кочанова Татарстан Республикасы белән Беларусь арасында яхшы мөнәсәбәтләр булуын ассызыклады. "Безнең элемтәләр барлык юнәлешләр буенча да үсә, – диде ул, – хезмәттәшлек стратегик характерда, һәм бу иң югары дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелә".

Наталья Кочанова Россия һәм Белорусь төбәкләренең традицион форумын үткәрү мәсьәләләренә аерым тукталды, ул быел июнь ахырында Витебск һәм Полоцк шәһәрләрендә (Беларусь) унберенче тапкыр узачак. Ел саен РФ Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко һәм Беларусь Республикасы Милли Җыелышының Республика Советы Рәисе Наталья Кочанова җитәкчелегендә үткәрелә торган Форум күптән инде Россия һәм Беларусь төбәк диалогының уникаль мәйданчыкларының берсенә әверелде. "Быел без икътисади потенциалны гына түгел, ә илебезнең тарихын һәм мәдәниятен дә ачарга планлаштырабыз, – дип белдерде Наталья Кочанова, – Татарстан делегациясенең форум эшендә катнашуына өметләнәбез. Яңа хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланачагына ышанам, бу, һичшиксез, безнең илләр һәм төбәкләр депутатлар корпусы арасында хезмәттәшлеккә яңа импульс бирәчәк".

Беларусь Республикасы Милли Җыелышының Республика Советы Рәисе ассызыклаганча, бүген Россия һәм Беларусь бергәләп берничә дәүләтара оешмаларда эшлиләр. "Безгә илебез төбәкләренең закон чыгару структуралары арасында хезмәттәшлекне тирәнәйтергә кирәк, – дип саный Наталья Кочанова, – төбәк хезмәттәшлеге безнең өчен бик мөһим, һәм Татарстан делегациясенең бүгенге визиты – элек ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыру".

Очрашуга йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан белән Белорусьның тыгыз элемтәләре – безнең зур байлыгыбыз, һәм бу нык дуслыкны сакларга һәм кадерләргә кирәк, дип билгеләп үтте. "Бер-беребездән өйрәнерлек, төрле мәсьәләләр буенча тәҗрибә уртаклашырлык нәрсәләр бар", – диде ул. Парламент башлыгы шулай ук Наталья Кочанованы җавап визиты белән Казанга килергә чакырды.

Бүген Дәүләт Советы депутатлары Белорусь дәүләт Бөек Ватан сугышы тарихы музеенда булдылар, экспозиция белән таныштылар. Музейның беренче экспонатлары сугыш вакытында ук вакыйгаларның «кайнар эзләре» буенча җыелган. Күргәзмәдә кунакларга 1942 елның ноябрендә Белорусьның оккупацияләнгән территориясеннән Ватан сугышы документларын һәм материалларын җыю буенча республика комиссиясе алган материаллар тәкъдим ителә. Бүген Бөек Ватан сугышы тарихы музее Белорусьта иң популяр булып тора, аңа ел саен ярты миллионнан артык кеше килә, бирегә дөньяның күп кенә дәүләтләреннән йөзләрчә мең турист килә. Музей үткәннән сабаклар алырга теләгән һәм белгән кешеләр өчен белем хәзинәсе булып тора. Моннан тыш, ул һәрвакыт  халыкның тере хәтере урыны булып тора.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы парламент делегациясенең Минск өлкәсенә (Беларусь Республикасы) ике көнлек рәсми визиты төгәлләнә. Делегация составында – Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Дәүләт  корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.

Көннең икенче яртысында Дәүләт Советы депутатлары «Белорусь илкүләм биотехнология корпорациясе» ЯАҖ – Белорусьның иң эре инновацион агросәнәгать холдингында булачак, ул ашлыкны тирән эшкәртү, барлык төр хайваннар өчен югары технологияле катнаш азык һәм премикслар җитештерү белән шөгыльләнә.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International