Округларда депутат атнасы

2019 елның 28 декабре, шимбә, 11:28

Дәүләт Советы депутатлары округларда эшләрен дәвам итәләр. Бу атнада парламентчылар Алабугада өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында, Норлат балалар йортында булдылар, күпфункцияле үзәк ачылышында һәм "Теләкләр чыршысы" хәйрия акциясендә катнаштылар

«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе «Мечтай со мной» проекты тарафыннан оештырылган. Чара кысаларында ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, инвалид, аз керемле гаиләләрдә үсүче балаларның ике меңнән артыграк теләген үтәргә ниятләп торалар. Акция  февраль аена кадәр дәвам итәчәк. Әмма инде чынга ашкан теләкләр дә шактый.

Тулырак -  фоторепортажда.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International