Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Батырлык ордены белән бүләкләнде

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе, 15:31

Хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Ул хәрби бурычларны үтәү барышында үзенең шәхси батырлыгы, кыюлыгы өчен югары дәүләт бүләгенә лаек булды. РФ Оборона министрлыгының Ирекле Корпус сугышчыларын бүләкләү чарасы  махсус хәрби операция  зонасында булды.

Эдуард Шәрәфиев махсус хәрби операциядә 2022 елдан бирле катнаша, 2023 елда контрактны озайтты һәм "Изге Георгий" иреклеләр бригадасы командиры урынбасары итеп билгеләнде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International