Дәүләт Советында язгы сессия ачылды

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе, 10:18

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле беренче утырышы ачылды.

Президиум карары нигезендә депутатлар каравына  31 мәсьәлә, шул исәптән 11 республика законы проекты.

Көн тәртибенә тәкъдим ителгән  11 республика законнары проектларының барысы да беренче укылышка әзерләнгән. Алар – дәүләт граждан хезмәте турында һәм муниципаль хезмәт турында, шулай ук җирле үзидарә турында, ТР Бюджет кодексының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору хакында, шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында, гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында, күпфатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт үткәрүне оештыру турында, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү, ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, иреклелек (волонтерлык) өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу, музейлар һәм музей эше турында, республиканың Экология кодексына үзгәрешләр кертү хакында  закон проектлары.

Илле беренче утырышта депутатлар Эчке эшләр министрының 2023 елда полиция эшчәнлеге турындагы хисабын, 2023 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге турындагы докладын һәм 2021-2030 елларга Казан университетын үстерү программасын гамәлгә ашыру турындагы хисап караячак.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты республика законнары нигезендә «ТР Хисап палатасына йөкләмә турында» Дәүләт Советы Карары проектын әзерләгән. Хисап палатасына хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеген саклау чараларын гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән республика бюджеты һәм Россия Федерациясе субъектының мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды  акчаларын куллану нәтиҗәлелеген тикшерүне, шулай күпфатирлы йортларның техник торышын яхшырту өчен бүлеп бирелгән бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерүне йөкләргә тәкъдим ителә.

Язгы сессия  – алтынчы чакырылыш парламенты эшенә йомгаклау булып тора, һәм бу чорда профильле комитетларның башкарылган закон чыгару эше һәм каралган контроль мәсьәләләр турында хисапларының традицион практикасы тәмамлана. Илле беренче утырышта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эше турында хисап каралачак.

Утырыш кысаларында ведомство җитәкчесе Рөстәм Галәвов Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе эшчәнлеге турында мәгълүмат бирәчәк.

Александр Тыгинның Дәүләт торак инспекциясе начальнигы итеп билгеләнүе сәбәпле, парламент утырышында аның депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату мәсьәләсе каралачак. Көн тәртибенә шулай ук Дәүләт Советының аерым комитетлары составындагы үзгәрешләр турындагы мәсьәлә кертелә.

Профильле комитет рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыкты. Фикер алышу нәтиҗәсендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы илле беренче утырышының көн тәртибе түбәндәгечә расланды:

1. Тыгин Александр Васильевичның Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

3. 2023 елда полиция эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры хисабы.

4. 2023 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге турында доклад.

5. «Өстенлек-2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында 2021 – 2030 елларга «Казан (Идел буе) федераль университеты» югары белем бирү федераль дәүләт автоном мәгариф учреждениесен үстерү программасын гамәлгә ашыру турында һәм 2023 елда Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеш хакында хисап.

6. «Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында» Татарстан Республикасы Законына һәм Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында»
526-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 527-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 531-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексы аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында һәм 2024 елда Татарстан Республикасы бюджет системасы бюджетларын үтәү үзенчәлекләрен билгеләү хакында» Татарстан Республикасы Законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 525-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 21 статьясына һәм «Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законының 101 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 520-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 10 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 521-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына һәм «Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турында һәм «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында» 529-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасы Экология кодексының 8 һәм 50 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» 522-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 530-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Ихтыярыйлык (волонтерлык) өлкәсендә аерым мәсьәләләрне җайга салу турында һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 528-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16. «Татарстан Республикасында музейлар һәм музей эше турында»  Татарстан Республикасы Законының 1 һәм 9 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 524-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында  (I укылыш).

17. Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе эшчәнлеге турында мәгълүмат.

18. Татарстан Республикасы Хисап палатасына йөкләмә турында.

19. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аерым комитетлары составларындагы үзгәрешләр турында.

20. «Россия Федерациясе субъектларында гавами хакимият оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 9 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 519947-8 номерлы федераль закон проекты турында (закон чыгару инициативасы хокукына ия субъектлар тарафыннан Россия Федерациясе субъекты закон чыгару органына Дәүләт Думасында закон чыгару инициативасы турында тәкъдим кертү тәртибен төгәлләштерү өлешендә).

21. «Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында» Федераль законның 11 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 522576-8 номерлы федераль закон проекты турында («1 июль – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне» Россиянең истәлекле датасын билгеләү хакында).

22. «Балаларны аларның сәламәтлегенә һәм үсешенә зыян китерә торган мәгълүматтан саклау турында» Федераль законның 17 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 519375-8 номерлы федераль закон проекты турында (мәгълүмат продукциясенә экспертиза ясауга гомуми таләпләрне төгәлләштерү өлешендә).

23. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 519732-8 номерлы федераль закон проекты турында (хокукка каршы кылынган бер үк гамәлгә карата төрле административ-хокукый нормалар нигезендә кузгатылган административ хокук бозулар турындагы эшләрне башкару тәртибе хакында).

24. «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 498488-8 номерлы федераль закон проекты турында («медицина ярдәме» төшенчәсен төгәлләштерү өлешендә).

25. «Гражданнарның сәламәтлеген әйләнә-тирәдәге тәмәке төтене йогынтысыннан, тәмәке тарту яисә никотинлы продукция куллану зыяннарыннан саклау турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 521876-8 номерлы федераль закон проекты турында (җылытыла торган тәмәкесез катнашмаларны җайга салу өлешендә).

26. «Концессия килешүләре турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 509734-8 номерлы федераль закон проекты турында (концессия килешүләре объекты мәгълүмат технологияләре булган концессия килешүләре механизмын камилләштерү өлешендә).

27. «Россия Федерациясендә стандартлаштыру турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 517404-8 номерлы федераль закон проекты турында (продукция белән эш иткәндә оешмалар стандартларын, шул исәптән техник шартларны, куллану өлешендә).

28. «Пестицидлар һәм агрохимикатлар белән хәвефсез эш итү турында» Федераль законның 15.2 статьясына һәм «Россия Федерациясендә умартачылык турында» Федераль законның 16 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 3 статьясына үзгәреш кертү турында» 500293-8 номерлы федераль закон проекты хакында (федераль законның үз көченә керү срогын күчерү өлешендә).

29. «Әйләнә-тирә мохитне саклау турында» Федераль законның 622 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 501344-8 номерлы федераль закон проекты турында (яшел урман паркы поясын булдыру өлешендә).

30. «Россия Федерациясе Җир кодексының 1110 статьясына һәм «Кадастр эшчәнлеге турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында»

31. «Бөлгенлек (банкротлык) турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 532703-8 номерлы федераль закон проекты турында (салымнарны түләү хакындагы таләпләрне канәгатьләндерү өстенлеге өлешендә).

32. «Россия Федерациясе Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турында» 532893-8 номерлы федераль закон проекты хакында (дәүләт (муниципаль) финанс контролен гамәлгә ашыру алымнарын киңәйтү өлешендә).

33. «Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт җайга салуы нигезләре турында» Федераль законның 10 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 515804-8 номерлы федераль закон проекты турында (стационар булмаган сәүдә объектын урнаштыруга карата таләпләр хакында).

34. «Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турында» Федераль законның 8 һәм 23 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 508638-8 номерлы федераль закон проекты турында (даими контрактлар институтын гамәлгә кертү өлешендә).

35. Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, чакырылган Хөкүмәт әгъзалары катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. 

Утырыш Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында турыдан-туры трансляцияләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International