ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 2023 елда полиция эшчәнлеге турындагы хисабы тыңланды

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе, 12:16

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Соколов Дәүләт Советына 2023 елда полиция эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.

Алексей Соколов әйтүенчә, 2023 елда Татарстанда 4,7 меңнән артык иҗтимагый-сәяси, спорт, мәдәни-тамаша чаралары, шул исәптән Махсус олимпиаданың бердәм уеннары, Фиджитал уеннары, «Россия – Ислам дөньясы: Каzanforum» Халыкара икътисади форумы, "Ефәк юлы" халыкара раллие, Kazan Digital Week  халыкара форумы хокук тәртибен бозуларсыз гына уздырылган.

Республиканың эчке эшләр органнары тарафыннан җинаятьләр һәм хокук бозулар турында 859 меңнән артык гариза эшкәртелгән, 23,5 меңнән артык җинаять тикшерелгән. Банк карталарыннан «дистанцион» урлаулар һәм мошенниклыкларның максималь саны ачыкланган, алардан китерелгән зыян 4,2 млрд сум тәшкил иткән. Ачыкланган затлар һәм тикшерелгән «дистанцион» урлаулар саны буенча республика Идел буе федераль округында лидер булып тора, Россиядә – бишенче урында.

ФСБ һәм прокуратура органнары белән берлектә террорчылык характерындагы 58 һәм экстремистик юнәлештәге 24 җинаять ачыкланган. Махсус операция үткәрү турында дөрес булмаган мәгълүматлар тараткан өчен дүрт һәм Россия Кораллы көчләрен дискредитацияләү факты буенча өч җинаять эше кузгатылган. Киров өлкәсендә яшәүче җитәкчелегендәге Татарстанның дүрт кеше кергән террорчылык берләшмәсе ачыкланган. Мигрантлар агымында радикаль идеология тарафдарларының үтеп керү омтылышлары вакытында туктатылган. Законсыз миграциянең 13 каналы ябылган. Халыкара террор оешмалары идеологиясен уртаклашкан 16 чит ил гражданы тоткарланган. Аларга карата үз илләренә кайтару турында карарлар кабул ителгән.

Алексей Соколов әйтүенчә, 400 меңгә якын кеше бер ел эчендә республикада миграция исәбенә куелган. Шул ук вакытта ул чит ил гражданнары тарафыннан кылынган җинаятьләр республикадагы гомуми криминоген хәлгә сизелерлек йогынты ясамавын билгеләп үтте. Узган ел аларның саны кимегән. Моңа миграция законнарын үтәү буенча контроль-күзәтчелек эшчәнлегенең көчәйүе дә үз өлешен кертә. Чит ил кешеләре тупланган урыннарда 13 меңгә якын тикшерү чарасы үткәрелгән, 20 меңгә якын хокук бозу ачыкланган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы оешкан җинаятьчел төркемнәрне таркату, наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау, икътисади җинаятьләрне кисәтү һәм ачу буенча максатчан һәм нәтиҗәле эш турында сөйләде, шулай ук республика юлларында аварияләрнең уңай динамикасы турында хәбәр итте.

Тәкъдим ителгән мәгълүматны тикшерүдә Дәүләт Советы депутатлары Николай Рыбушкин, Алсу Тарханова, Римма Ратникова, Геннадий Глушков, Фадбир Сафин, Алсу Нәбиева, Мансур Гарифуллин һәм Азат Хамаев катнашты. Аларны юлларда гражданнарның иминлеген тәэмин итү чаралары, балигъ булмаган җинаятьчеләр санын киметү, социаль түләүләр өлкәсендә мошенниклыкны туктату мәсьәләләре кызыксындырды. Депутатлар шулай ук полициянең җәмәгать ярдәмчеләре белән тыгызрак эшләү, актив мәгълүмати һәм агитация эше өчен булган резервларны җәлеп итү кирәклегенә игътибар иттеләр.

Фикер алышуга йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың эчке эшләр органнарына хокук тәртибен тәэмин итү буенча нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде һәм республика парламентының депутатлар корпусы һәрвакыт хокук саклаучылар белән хезмәттәшлек итәчәк, дип билгеләп үтте.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International