Дәүләт һәм муниципаль хезмәткә кергәндә анкетаның бердәм формасы закон белән расланды

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе, 12:58

Бүген Дәүләт Советы утырышында дәүләт граждан хезмәте турында республика законына һәм муниципаль хезмәт турында ТР Кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Закон проекты Дәүләт яки муниципаль хезмәткә кергәндә гражданнар тарафыннан тапшырыла торган анкетаның бердәм формасын билгеләүне күздә тота. "Анкета формасы, шул исәптән анда кертелгән мәгълүматлар исемлеге, шулай ук аларны актуальләштерү тәртибе һәм сроклары Россия Федерациясе Президенты акты белән билгеләнәчәк», – дип белдерде Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, документны шәрехләп.

Шулай ук закон проекты белән дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең анкетада булган мәгълүматларның билгеле үзгәрешләре турында яллаучы вәкиленә язма рәвештә хәбәр итү бурычы билгеләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International