Муниципалитетларның су объектларын рекреация максатларда куллану кагыйдәләрен билгеләү буенча вәкаләтләре төгәлләштерелде

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе, 13:24

Бүген Дәүләт Советы утырышында җирле үзидарә турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән документ муниципалитетларның су объектларын рекреация максатларда куллану тәртибен раслау буенча вәкаләтләрен төгәлләштерә.

Федераль законнарга ярашлы рәвештә, муниципаль районнар һәм шәһәр округларының җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә су объектларын рекреация максатларда куллану кагыйдәләрен билгеләү, шулай ук планлаштырылган хуҗалык һәм башка эшчәнлек буенча иҗтимагый фикер алышулар үткәрү мәсьәләсе кертелгән.

"Федераль законнарның билгеләнгән яңалыкларны исәпкә алып, закон проекты белән «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына шундый ук үзгәрешләр кертү күздә тотыла", – дип аңлатты депутат Римма Ратникова.

Шулай ук, хокук куллану тәҗрибәсен истә тотып, закон проектында җирле үзидарә органнарының чит дәүләтләрнең дәүләти-территориаль, административ-территориаль һәм муниципаль берәмлекләре вәкилләре белән  очрашулар, консультацияләр һәм башка чаралар рәвешендәге халыкара һәм тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашыруын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты белән килештерү срокларын кыскарту карала.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International