Ятим балаларга торак белән тәэмин итү буенча өстәмә ярдәм чаралары кертелә

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе, 14:52

Бүген Дәүләт Советы утырышында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү һәм ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Үзгәрешләр кертү Федераль закон кабул ителү белән бәйле, ул төбәк бюджетлары акчалары хисабына төзекләндерелгән торак бинаны милеккә сатып алуга яки заемчының бурычлары ипотека белән тәэмин ителү килешүе буенча кредитны тулысынча түләү өчен түләүләр бирү рәвешендә өстәмә ярдәм чарасын билгели. Өстәмә чара ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, 23 яшькә җиткән, бу категориягә кертелгән балаларга кагыла. Шулай итеп, ятим балалар өчен төзекләндерелгән торак сатып алу яки ипотека кредитын тулысынча түләү өчен торак сертификатлары кертелә.

Республиканың Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина аңлатуынча, закон проектын тәкъдим иткәндә, республикада моңа охшаш сертификатлар гамәлдә булган инде. 2007 елдан 2012 елга кадәр ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан әлеге категория гражданнар өчен 733 торак сертификаты бирелгән.

2013 елдан Татарстанда ятим балаларны торак белән тәэмин итү 24 кв.метрдан да ким булмаган әзер төзекләндерелгән торак биналар бирү юлы белән башкарылган. "2013 елдан 2023 елга кадәр торак фондыннан 4725 кеше торак белән тәэмин ителгән. Быел әлеге категориядәге 600дән артык кешене торак белән тәэмин итү планлаштырыла", – дип белдерде министр урынбасары.

2024 елның 1 гыйнварына торак алу өчен чиратта 3553 кеше тора, шуларның 1369 кеше тәэмин ителергә тиеш. Алсу Әсәдуллина билгеләп үткәнчә, Федераль законга кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, ятим балаларны тораклы итү буенча өстәмә ярдәм чарасы кертелгән. "Сүз торак бинаны милеккә сатып алуга яки кредитны тулысынча түләү өчен  акча бирү турында бара. Шуңа бәйле рәвештә әлеге закон проекты эшләнгән. Ул бер тапкыр бирелә, шул ук вакытта акча алган кеше киләчәктә торак белән тәэмин итүгә дәгъва итә алмый, шуның белән мохтаҗлар исемлегеннән чыгарыла», – дип аңлатты докладчы.

Түләүнең минималь күләме Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы буенча торак бинаның уртача базар бәясеннән чыгып исәпләнә, әмма билгеләнгән федераль уртача базар бәясеннән түбән түгел. Шулай итеп, 2024 елның I кварталына түләү күләме 4 393 257 сумнан ким булмаска тиеш.

Бер үк вакытта халыкка адреслы социаль ярдәм турында республика законына корреспондент үзгәрешләр кертү күздә тотыла. 

Моннан тыш, закон проекты белән, шартлар җыелмасы булганда, мондый килешү төзелгән зат инициативасы буенча, махсуслаштырылган торак бинаны арендалау килешүенең гамәлдә булу вакытын 5 елдан 3 елга кадәр кыскарту мөмкинлеген күздә тоткан үзгәрешләр кертелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International