Татарстан Дәүләт Советы Казахстандагы фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашты

2019 елның 28 декабре, шимбә, 14:14

28 декабрь Казахстанда ил күләмендә матәм көне дип игълан ителде. Кичә Алма-Аты шәһәреннән Нур-Солтанга юнәлүче самолет авариясе аркасында 12 кеше үлгән. Әлеге фаҗига уңаеннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казахстан Парламентының Сенат Рәисе Дарига Назарбаевага, Мәҗлес Рәисе Нурлан Нигъмәтуллинга һәм Казахстанның Казандагы Генераль консулы Җанболат Мурзалинга кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.

"Татарстан Дәүләт Советы депутатлары исеменнән "Бек Эйр" авиакомпаниясе самолеты белән бәйле катастрофа уңаеннан кайгыгызны уртаклашам, - диелә Татарстан парламенты җитәкчесе телеграммасында. - Якын туганнарын югалткан кешеләргә теләктәшлек белдерәбез, бәлагә тарганнарның тизрәк терелүен телибез".

Кешеләр үлеме белән бәйле фаҗига уңаеннан Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында Кайгы уртаклашу китабы ачылды.

Татарстан парламентарийлары исеменнән Дәүләт Советы депутатлары Альберт Хәбибуллин, Римма Ратникова һәм Людмила Рыбакова Кайгы уртаклашу китабында калдырган язмада «Туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең хәсрәтен уртаклашабыз. Түземлек һәм ныклык насыйп булсын сезгә, туганнар!» диелә.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International