Татарстанга Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон килде

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе, 15:19

Бүген Казанга эш визиты белән Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон килде. Мәртәбәле кунакны Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов каршы алды.

Визит кысаларында Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирын ачу тантанасында катнашачак.

Казанда 19 февральдән 3 мартка кадәр уза торган турнир классик спорт, киберспорт һәм технологияләрне берләштерүче «фиджитал» форматындагы спорт ярышларын үз эченә ала. Киләчәк уеннарында 100 дән артык илдән 2 меңгә якын катнашучы, 2200 дән артык волонтер катнаша. Мондый форматта халыкара турнир уздыру инициативасы белән Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыкты,  уен дөнья тарихында беренче тапкыр игълан ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International