Дәүләт Советы Ирандагы фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашты

2020 елның 10 гыйнвары, җомга, 12:31

“Украина халыкара һава юллары” пассажир самолеты Тәһран янында юлыккан фаҗига белән бәйле рәвештә Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгында Кайгы уртаклашу китабы ачылды. Бүген Дәүләт Советы депутатлары Генконсуллыкка барып кайгы уртаклашты.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан депутатлары исеменнән парламентчылар Альберт Хәбибуллин белән Марат Галиев Кайгы уртаклашу китабында калдырган язмада “әлеге фаҗигада һәлак булган Иран, Канада, Украина, Швеция, Әфганстан, Бөекбритания һәм Германия кешеләренең  туганнарының һәм якыннарының хәсрәтен уртаклашабыз”, – диелә.

Иранның Казандагы Генераль консуллыгы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы М.Шәфәгать Татарстан парламентчыларын Иран халкы өчен шушы кайгылы көннәрдә алар белән бергә булулары өчен рәхмәтен җиткерде. Аның әйтүенчә, Иран белән Татарстан мөнәсәбәтләре эшлекле хезмәттәшлек кенә түгел,  дуслык өлгесе дә булып тора.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International