Россия Матбугаты көнендә Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны яктыртуга журналистлар арасында бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе, 14:50

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген, Россия Матбугаты көне уңаеннан, ТР Милли музеенда республика, федераль массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм журналистлары белән очрашты. Парламент башлыгы каләм әһелләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте, башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.  Әлеге очрашуда Фәрит Мөхәммәтшин  илкүләм проектларны яктыртуга журналистлар арасында бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты.

«Дәүләт Советы массакүләм мәгълүмат чаралары өчен илкүләм проектларны иң яхшы яктыртуга бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыга. «Татмедиа» да, журналистлар корпусы да хуплар дип ышанам. Бу журналистларны шушы тематикага тагы да зуррак кызыксынуы уянуга этәрер дип уйлыйм», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул, 2020 ел ахырында Дәүләт Советында йомгак ясалачагын әйтте. «Республика һәм федераль ММЧ гына түгел, район-шәһәр журналистларын да җәлеп итәргә кирәк. Бу халыкның тормышын яхшырту, уңайлырак шартлар тудыру буенча бөтен ил алдында торган бурычны хәл итәргә ярдәм итәчәк», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» агентлыгына нигезләмә эшләргә, Дәүләт Советы депутатларын да кертеп, абруйлы жюри әгъзалары исемлеген төзергә күрсәтмә бирде. Журналист хезмәте профессиональ бәяләнергә тиешлеген белдерде.

Проектларны гамәлгә ашыруда халык теләктәшлеге, ризалыгы булуда ул массакүләм мәгълүмат чаралары роле зур булуын билгеләп узды. «Проектлар нәтиҗәсендә, һәр авыл, район, шәһәрдә тормыш шартлары яхшырачак, яңарачак. Журналистлар бу хакта яза, сөйли ала. Тапшыруларда бу хакта сөйләнергә тиеш. Илкүләм, республика проектлары ничек гамәлгә ашырылуын тоярга кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы Татарстан район-шәһәрләре җирле үзидарәләрендә аеруча талантлы депутатларның эшен күрсәтү кирәклегенә дә басым ясады.

«Дәүләт Советы гына түгел, район-шәһәр советларына, хакимиятнең вәкиллекле органнарына да игътибар юнәлтергә кирәк. Көн тәртибенә нинди мәсьәләләр чыгаралар, ни дәрәҗәдә нәтиҗәле карарлар кабул итәләр. Сездән башка моны беркем дә сөйләмәячәк. Башкалада гына утырып, моны язып булмый. Бәлки, командировка чыгымнарын арттырыргадыр, сәфәрләр оештырыргадыр», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул район-шәһәрләрдә җәмгыять сулышын тоярга ярдәм итүче язмалар кирәклегенә ишарәләде. Парламент рәисе быел авыл, шәһәр җирлекләрендә муниципаль депутатларны, ТР Президентын сайлау көтелгәнен әйтте. «Мәйдан сәяси көрәш белән тулы булачак. Бүгеннән үк журналистлар сайлау кампаниясен яктырта башлавын сорар идем», — диде.

Аның әйтүенчә, журналистлар ярдәме белән җәмгыять үз районына, республикага файда китерердәй кешеләрне әкренләп сайлый башлый. Фәрит Мөхәммәтшин район-шәһәр ММЧлары белән тыгыз эшләргә, аларны тигез күреп, коллегалар дип исәпләргә киңәш итте. «Алар ярдәме белән җирлекләрдә күренекле кешеләрне күрсәтергә кирәк. Бәлки, кемдер депутат эшендә үзен беренче тапкыр сыныйдыр», — диде.

Фәрит Мөхәммәтшин ТАССРның 100 еллыгына эләккән журналистларга эш өчен мәгълүмат күп булуын билгеләп үтте. «Сезгә, журналистларга, тирән процессларны, үзгәрешләрне өйрәнеп, бай материаллар эшләргә була», — диде. Шулай ук, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, халык санын исәпкә алу һәм башка чаралар каләмне шомарту өчен яхшы мөмкинлекләр бирүен әйтте.

«Республикада журналистлар җәмәгатьчелегенең абруе зур. ТР Президенты, үз исемемнән нәтиҗәле эшегез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Мәгълүматыгыз оператив, үткенрәк, дөресрәк булган саен, кызыксыну артачак», — диде. Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук, ММЧ вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International