Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәү өлкәсендәге "Крокус Сити Холл" концерт залындагы фаҗига уңаеннан кайгы уртаклашуын белдерде

2024 елның 23 марты, шимбә, 09:42

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент депутатлары исеменнән һәм шәхсән Мәскәү өлкәсендәге "Крокус Сити Холл" концерт залында булган фаҗигале вакыйгалар уңаеннан кайгы уртаклашты.

"Тыныч гражданнарга карата кылынган коточкыч җинаять безнең йөрәкләрне әрнетә. Һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының искиткеч олы кайгыларын уртаклашабыз, бәла күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телибез. Бу хәсрәтле көннәрдә сезгә ныклык һәм сабырлык телибез. Татарстанның күпмилләтле халкы сезнең белән бергә кайгыра", – диелә Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев адресына җибәрелгән телеграммада.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International