Игорь Бикеев: "Иң мөһиме – террорны оештыручылар җәзасыз калмасын"

2024 елның 23 марты, шимбә, 19:20

«Крокус Сити Холл"дагы коточкыч җинаять Россиядә дә, чит илләрдә дә бик күпләрне тетрәндерде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Дәүләт Советы депутаты, Казан инновацион университетының беренче проректоры Игорь Бикеев белдерде.

"Чын күңелдән югалтулар ачысын һәм вакытсыз киткәннәрнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Үтерүчеләрнең кылган эшләре өчен гафу ителү дә, аклану да була алмый. Алар, мөгаен, закон буенча иң каты җәза алырлар. Моны җәмәгатьчелек фикере таләп итә, һәм бу хакта хокук саклау һәм суд органнары кайгыртачак», – дип ассызыклады депутат.

Игорь Бикеев фикеренчә, террорны оештыручыларның, "күләгәдән эш итеп башкаручыларны җәлеп итә, аларны куркыныч эшләргә этәрә, кулларына корал һәм шартлаткычлар бирә, ә аннары үз гамәлләренең коточкыч нәтиҗәсен күреп шатлана" торган затларның тиешле  җәзадан беркайчан да кача алмавы мөһим.

"Алар башкаларның каны белән бизнес ясыйлар. Террорчыларның чын хуҗалары аларга бернәрсә дә булмаячак дип уйлыйлар.  Беркем дә киләчәктә дә аларның явызлыкларын кабатларга тырышмасын өчен барлык гаеплеләрне гадел җәзага тартырга кирәк", – диде Игорь Бикеев.

Депутат террорны оештыручылар, бәлки, үзләре дә аңламаган хәлдә, илнең хәрби-сәяси җитәкчелегенә гаеплеләргә җәза бирүне  гадел хөкем юлы белән дә, җинаятьчеләрне юк итү юлы белән дә  башкарырга законлы һәм әхлакый хокук бирәләр, дип өстәде.

"Илнең тыныч халкын үтерергә боерык биргән кешеләр җәзасыз кала алмый. Демилитаризация һәм денацификация, махсус хәрби операциянең башка максатларына ирешергә кирәк. "Крокус Сити Холл" трагедиясе моны бик ачык раслады», – дип нәтиҗә ясады Игорь Бикеев.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International