Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасын тыңлауда катнашты

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе, 12:27

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә эш сәфәрендә  булып Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасын тыңлауда катнашты. Әлеге мөһим сәяси  чарага ул РФ Закон чыгаручылары Президиумы әгъзасы һәм РФ Президенты каршындагы Җирле үзидарәләрне  үстерү буенча Совет әгъзасы буларак чакырылган иде.

Мәртәбәле чара «Манеж» күргәзмәләр залында булды. Анда 1,3 мең кеше чакырылган булып, алар арасында Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, Россия Федерация Советы вәкилләре, төбәк җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре бар иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International