Җәмәгать судьялары сайланды

2024 елның 29 марты, җомга, 10:41

Дәүләт Советының илле икенче утырышында җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе каралды. Кандидатларны ТР Югары суды тәкъдим итте һәм Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты хуплады.

Республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьялары итеп сайлануга кандидатураларны ТР Югары суды Рәисе вазифаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте, ул билгеләп үткәнчә, федераль законнар һәм “ТР җәмәгать судьялары турында” ТР Законы таләпләре нигезендә җәмәгать судьялары вазыйфасына сайлануга комачаулаучы хәлләр ачыкланмаган.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Ягудин комитетның уңай карары турында хәбәр итте һәм кандидатларны хупларга чакырды.

Дәүләт Советы ТР җәмәгать судьялары итеп өч елга Юлия Гафурованы (ТР Казан шәһәренең Мәскәү суд районы буенча 7 нче суд участогына) һәм Альфред Хәйретдиновны (ТР Чаллы шәһәренең суд районы буенча 19 нчы суд участогына) сайлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International