Мартыш авылын бетерү турында карар кабул ителде

2024 елның 29 марты, җомга, 13:51

Бүген Дәүләт Советы утырышында Тукай районының Мартыш авылын бетерү һәм «Тукай муниципаль районы»муниципаль берәмлегенең территорияләре чикләрен билгеләү һәм статусы турында закон проектына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Әлеге инициатива белән Тукай районы советы, шулай ук Иштерәк авылы халкы халык тыңлаулары барышында чыгыш ясады.

Тукай муниципаль районы башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров билгеләп үткәнчә, Мартыш авылы Тукай муниципаль районы Иштерәк авыл җирлеге территориясендә, Түбән Кама сәнәгать үзәге предприятиеләренең сәнәгать мәйданчыгы янында урнашкан. Үз вакытында авыл халкынан Мартышка елгасының химик матдәләр белән пычрануы турында шикаятьләр килә, ә эчәр су билгеләнгән таләпләргә туры килми.

"Безнең комитет әгъзалары әлеге территориядәге экологик хәлне тирәнрәк өйрәнергә, әлеге мәсьәләгә Дәүләт Советының экология, табигать саклау оешмалары, предприятиеләр комитетына кушылырга тәкъдим итәргә кирәк дигән фикер белдерделәр, бигрәк тә янәшәдә башка торак пунктлар булганлыктан, Су, Һава, Җир пычрану зоналарын киңәйтергә ярамый, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт  корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Римма Ратникова бу нисбәттән ясаган чыгышында, ләкин бүген хәл шундый ки, бу территориядә Мартыш авылы юк инде. Халыкны күчерү мәсьәләләре хәл ителгән. Территория санитар-күзәтү зонасы чикләренә кергән һәм юридик яктан моны рәсмиләштерергә Мартыш авылының бетерелүен танырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, әлеге мәсьәлә элек Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралган иде. Шулай ук 2022 елның 22 декабрендә Иштирәк авыл җирлегендә халык тыңлаулары узды, анда авылны бетерү турындагы карарны муниципалитет халкы хуплады.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов, закон проектын тикшергәндә, яңа сәнәгать объектларын төзегәндә халык мәнфәгатьләрен исәпкә алу өчен тиешле нәтиҗәләр ясарга кирәклеген билгеләп үтте.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International