Республиканың бюджет законнарына үзгәрешләр кертелде

2024 елның 29 марты, җомга, 13:50

Бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем Региональ салымнар суммалары өлешендә бурычны түләттерү ышанычсыз булуны тануга өстәмә нигезләр билгеләү һәм ТР Бюджет кодексының 44 статьясына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары кабул ителде.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, республика Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. Аерым алганда, федераль законнар белән җирле бюджетларның дотация дәрәҗәсен билгеләгәндә исәпкә алына торган керемнәр составында муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсешенең иң яхшы күрсәткечләренә ирешүгә ярдәм итү яки җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең иң яхшы практикалары өчен бүләкләү максатыннан җирле бюджетларга бирелә торган дотацияләр чыгарыла. Республика законына да шундый ук үзгәрешләр кертелгән.

Закон проекты белән бурычны түләттерү ышанычсыз булуны тану датасы итеп 2024 елның 1 гыйнварын билгеләү тәкъдим ителә.

Закон проектында региональ салымнар суммалары өлешендә бурычны түләттерү ышанычсыз булуны тануга түбәндәге нигезләр күздә тотыла:

1) варислар мираска хокуктан баш тарткан, варислар булмаган яисә мирас ачылган көннән бер ел дәвамында мирас кабул итеп алынмаган очракта, вафат булган яисә вафат булган дип игълан ителгән физик затларның бурычы булу;

2) 2024 елның 1 гыйнварына кадәр юкка чыгарылган региональ салымнар  буенча оешмаларга яисә индивидуаль эшкуарларга исәпләнелә торган бурыч булу;

3) Россия Федерациясе Салым кодексының 48 статьясында билгеләнгән сроклар тәмамланганнан соң физик затларның 500 сумнан артмаган суммада бурычы булу.

 Шулай ук региональ салымнар суммалары өлешендә бурычны түләттерү ышанычсыз булуны тануга өстәмә нигезләр булуны раслый торган документлар исемлеге билгеләнә.

Салым органнары мәгълүматлары буенча, күрсәтелгән нигезләр буенча бурычларны исәптән чыгару суммасы 16,2 мең бурычлы буенча 20 млн.сумга бәяләнә. "Бурычларны түләтү буенча финанс чыгымнары бу суммадан күпкә зуррак булыр иде, - дип ассызыклады бюджет комитеты башлыгы. - Өстәвенә, 11 мең суд утырышы үткәрү кирәкми".

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International