Социаль сәясәт комитеты утырышында наркологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе, 13:16

Бүген Социаль сәясәт комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышында республика Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисап каралды. Моннан тыш, парламентарийлар гражданнарга наркологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук физик культура һәм спорт турында республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын карадылар.

Комитет утырышында хөкүмәт эше турында хисапны икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин тәкъдим итте. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан парламентка кертелгән документта республиканың социаль-икътисадый үсеше турында җентекле мәгълүмат бирелгән, шулай ук хисап өстендә эш кысаларында Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан элегрәк җибәрелгән 47 сорауга җавап бирелгән.

Олег Пелевин икътисади үсешнең төп параметрларына җентекләп тукталды. Икътисад министрының беренче урынбасары илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә аерым тукталды. Узган ел Татарстанда 13 илкүләм проект кысаларында 50 төбәк проекты гамәлгә ашырылган. Финанслау күләме 46 млрд сум тәшкил иткән. Быел илкүләм проектларны финанслауга 25,8 млрд сум юнәлдереләчәк. Республикада социаль учреждениеләрнең матди-техник базасын булдыру, ремонтлау һәм яхшырту, шулай ук гаиләләргә һәм бизнеска ярдәм күрсәтү буенча чаралар дәвам итәчәк.

Хөкүмәт хисабын тикшерү барышында Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Светлана Вострикова республикада профессиональ спортны үстерү, аерым алганда, спорт резервы әзерләү мәсьәләсен күтәрде. Светлана Вострикова билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республиканың спорт резервын 91 меңнән артык кеше тәшкил итә. Спортчыларны 3 меңгә якын тренер өйрәтә. Шуларның нибары җитмеш икесе генә өстәмә түләү ала.

Республика спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов тренерларга өстәмә түләү мәсьәләсе чыннан да бар, хәзерге вакытта алар тәрбияләнүчеләрнең спорттагы нәтиҗәләре өчен исәпләнә, дип ассызыклады. "Юл картасы эшләнгән, без өстәмә түләүләрне федераль дәрәҗәгә җиткерергә телибез", – дип басым ясады спорт министры урынбасары.

Комитет утырышында наркологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Республика клиник наркология диспансерының баш табибы Ренат Уткелбаев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта наркология ярдәме ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казандагы Республика клиник наркология диспансеры һәм аның Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләрендәге филиаллары, В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең Яшел Үзән филиалы, үзәк район хастаханәләренең наркология кабинетлары тарафыннан күрсәтелә.

Узган ел республиканың наркология хезмәте тарафыннан 57 меңнән артык наркологик авыру очрагы теркәлгән, шул ук вакытта беренче тапкыр теркәлгәннәр саны 2022 ел белән чагыштырганда 4,6% ка кимегән. Авырулар структурасында, элеккечә, күпчелек өлеше алкоголь куллану белән бәйле авырулар (64%) тәшкил итә.

Республикада 4 амбулатор һәм 8 стационар реабилитация бүлекчәсе эшли. "Стационар шартларда медицина реабилитациясе программаларын уңышлы тәмамлаган авыруларның күрсәткече 2023 елда артты һәм 92 процент тәшкил итте, – дип ассызыклады Ренат Уткелбаев, – бу Идел буе федераль округы төбәкләренә караганда 3,6 процентка югарырак һәм гомумән Россия Федерациясенә караганда 7,1 процентка күбрәк». Мондый эшнең соңгы этабы – социаль реабилитация һәм хезмәт адаптациясе.  "Гомумән алганда, алкоголизм һәм наркомания проблемасы актуаль булып кала", – диде Ренат Уткелбаев.

Наркодиспансер башлыгы закон чыгару карарын таләп итүче наркологик ярдәм оештыру мәсьәләләренә аерым тукталды. "Махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәткәндә юридик һәм социаль киртәләр бар, – дип билгеләп үтте Ренат Үткелбаев, – хәтта гамәлдәге закон кысаларында табиб-наркологка консультатив ярдәм күрсәтү өчен дә гражданның ризалыгы таләп ителә, ә наркологик диагноз шартларында социаль чикләүләр куела, мәсәлән, машина йөртү таныклыгын алу яки аннан мәхрүм итү мөмкинлеге булмау. Гражданнар, барлык куркынычларны аңлаган хәлдә, медицина күрсәтмәләренә карамастан, еш кына наркологик ярдәмнән баш тарталар.

Республиканың наркология хезмәтләренә суд билгеләве буенча административ хөкем ителгәннәрнең 32% тан артыгы гына мөрәҗәгать иткән, аларның яртысыннан кимрәге медицина реабилитациясе курсын тәмамлаган. Читкә тайпылучылар турында мәгълүмат Эчке эшләр министрлыгы органнарына тапшырыла. "Наркологик авырулардан интегүче гражданнарга мәҗбүри дәвалау кертү өлешендә Россия Федерациясе закон актларына үзгәрешләр кертүне максатчан дип саныйбыз", – дип ассызыклады Ренат Уткелбаев.

Сүз суд карары буенча алкогольгә бәйлелек диагнозы куелган очракта – элек диспансер күзәтүендә булмаган, әмма дәваланудан качкан гражданнарны (туганнары яки участок хезмәткәрләре гаризасы буенча), административ хокук бозулар кылган, шул исәптән транспорт чарасы белән идарә итү белән бәйле, гражданнарны,  шулай ук алкоголь куллану сәбәпле ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү мәсьәләсе карала торган гражданнарны мәҗбүри тикшерүгә һәм реабилитацияләүгә йөкләү турында бара.

Моннан тыш, республиканың наркология хезмәтләре махсус учреждениеләрдә диспансер күзәтүе астында торучы, әмма алкоголь куллануны дәвам итүче һәм дәваланудан качучы, шулай ук ел дәвамында исерек хәлдә ике һәм аннан да күбрәк санда административ хокук бозулар кылган гражданнарны мәҗбүри дәвалауны кирәк дип саный.

Әлеге тәкъдимнәр профильле комитет әгъзалары тарафыннан эшкә алынды. "Законнарны үзгәртү буенча эшне без узган елда ук башладык инде, – дип белдерде Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, – муниципаль берәмлекләрдән дә берничә мөрәҗәгать булды. Алкоголь белән интегүче гражданнар булган гаиләләргә аларны дәвалау курсын клиникада үткәрергә мөмкинлек бирергә кирәк, бу уңайдан бик яхшы нәтиҗәләр бар. Профилактик эшне дә көчәйтергә кирәк".

Профильле комитет әгъзалары, хокук бозучыга диагноз кую, алкоголизмнан дәвалау курсы, медицина һәм социаль тернәкләндерү бурычларын йөкләп, суд тарафыннан административ җәза билгеләү мөмкинлеге турындагы мәсьәләне алдан карау буенча тәкъдимнәрне Дәүләт Думасына җибәрергә ниятли.

Бүген комитет утырышында республиканың физик культура һәм спорт турындагы законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән документ физик культура һәм спорт субъектлары исәбенә спортның хәрби-гамәли һәм хезмәти-гамәли төрләрен үстерүдә катнашучы иҗтимагый-дәүләт оешмаларын, шулай ук спорт медицинасы буенча белгечләрне үз эченә ала. Шул ук вакытта дәүләт хакимияте органнары спортның хәрби-гамәли һәм хезмәти-гамәли төрләрен үстерүгә республика бюджеты акчалары исәбеннән ярдәм күрсәтергә хокуклы.

Утырышта Удмуртия Республикасы Дәүләт Советының Физик культура, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча даими комиссиясе рәисе урынбасары Катрина Селезнева катнашты. Катрина Селезнева Казанда эш сәфәре белән, аның төп максаты – яшьләр белән эшләүне оештыруда республика тәҗрибәсен өйрәнү, шулай ук спорт объектлары эшчәнлеге белән танышу.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International