Андрей Егоров Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе итеп сайланды

2024 елның 19 апреле, җомга, 12:34

Дәүләт Советы депутаты Андрей Егоров Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе вазыйфасына сайланды. Бүген Дәүләт Советы утырышында шундый карар кабул ителде.

Андрей Егоров кандидатурасы профильле комитет әгъзалары һәм «Бердәм Россия» парламент фракциясе тарафыннан хупланган иде.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе вазифасы Дәүләт Советы депутаты Александр Тыгинның Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе итеп сайлануы сәбәпле вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылганнан соң вакантлы булып калган иде.

"Сезнең белән бергәләп без тагын да күбрәк эшләячәкбез", – дип кыскача билгеләп үтте Андрей Егоров, депутатларга мөрәҗәгать итеп.

Республика законнары нигезендә  Андрей Егоров хәзер Дәүләт Советында даими (һөнәри) нигездә эшләячәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International