Якутия парламентчылары Татарстанда полилингваль белем бирү тәҗрибәсен өйрәнә

2020 елның 17 гыйнвары, җомга, 17:14

Бүген Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Якутия Дәүләт Җыенының (Ил Тумэн) Фән, мәгариф, мәдәният, гаммәви мәгълүмат чаралары һәм җәмәгать оешмалары эшләре комитеты рәисе Феодосия Габышева белән очрашты. Комитет җитәкчесе Татарстанда урта белем бирү системасының үсеш дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте.

Феодосия Габышева эш сәфәре барышында күп телле белем бирү өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышу өчен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчелеге белән очрашуы хакында сөйләде.

Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда Россия халыклары телләрен укыту һәм туган телләрне өйрәнүнең әһәмиятен искәртте. Ул шулай ук республикада һәр халыкның телен, мәдәниятен һәм йолаларын өйрәнү өчен тиешле шартлар булдырылуын билгеләп үтте.

Моннан тыш, парламентарийлар Татарстан Дәүләт Советы һәм Якутия Дәүләт Җыенының алдагы үсеше (шул исәптән, профиль комитетлары дәрәҗәсендә дә) хакында фикер алышты.

Ике республиканың парламентлары арасында хезмәттәшлек турында килешү 2012 елда имзаланган иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International