Фәрит Мөхәммәтшин «КАМАЗ-Мастер» командасын җиңүе белән котлады

2020 елның 17 гыйнвары, җомга, 17:21

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2020» раллиенда җиңүе белән котлады.

«Россия һәм дөнья автоспорты тарихында татарстанлыларга хас осталык, үҗәтлек һәм максатка ирешү омтылышына тиң команда юк. Мавыктыргыч узыш, остазларның тәҗрибәсе һәм экипажның профессиональлеге, йөк машиналарының югары техник потенциалы ярдәмендә иң күренекле казанышлар мөмкин булуын исбатлады», диелә «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм команда җитәкчесе Владимир Чагин адресына җибәрелгән телеграммада.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, команданың хәзерге җиңүе ТАССРның 100 еллыгы алдыннан аеруча әһәмияткә ия. «Татарстан һәм бөтен Россия «КАМАЗ» бренды һәм бөтен автозавод командасының нәтиҗәле эше белән горурлана», — диде ул.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International