РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова яңа законнар турында

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе, 16:51

2020 елда Татарстан халкы 2019 елда табиб рецепты буенча сатып алынган дарулар өчен салым чигерүе акчасын кайтара ала. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова хәбәр итте.

«Россия Салым кодексының икенче өлешенә дару өчен чыгымга социаль салым чигерүен исәпләү тәртибе турында үзгәрешләр кертә торган яңа закон кешеләрдә сорау тудырды, - дип сөйләде спикер. - Үзгәрешләр 17 июньнән үз көченә керде, аларны агымдагы ел башына барлык керемнәргә карата кулланырга мөмкин. Даруларга чыгымнар - социаль салым чигерүенең бер өлеше ул».

Павлова элек Россия Хөкүмәте карары белән расланган исемлектәге дарулар өчен генә компенсация алырга мөмкин иде, диде. «201нче номерлы исемлектә күрсәтелгәннәр өчен генә иде. Дару исемлектә булмаса, компенсация дә тиеш түгел иде. Хәзер табиб билгеләгән теләсә нинди дару рецепты һәм түләү документы нигезендә чыгымнан салым чигерүен алып булачак», - диде парламентарий.

Моннан тыш, салым чигерүен кеше үзе өчен генә түгел, ире (хатыны), 18 яшькә кадәрге балалары, ата-аналары өчен сатып алынган дарулар өчен дә ала алачак.

«Дарулар бәясеннән кайтарылган акча-салымның 13 проценты. Әмма социаль салым чигерүенең үз лимиты бар-120 мең сум. Ягъни, салым чигерүе акчасы 15,6 мең сумнан артмаячак. Шул ук вакытта кыйммәтле дәвалау өчен чыгымнар лимиты юк. Әгәр яшәү күрсәткечләре буенча бик кыйммәтле дарулар билгеләнсә, салым чигерүе акчасы теләсә нинди суммада була ала», - дип йомгак ясады Павлова.

Стадионнарда сыра сатудан һәм әлеге эчемлекне рекламалаудан алынган акчалар балалар спортын үстерүгә тотылачак, дип белдерде Ольга Павлова әлеге очрашуда.

Узган ел Дәүләт Думасына «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу һәм алкогольле продукцияне куллануны (эчү) чикләү турында»гы һәм «Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында»гы федераль законнарга стадионнарда сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатуны тыюны бетерү өлешендә үзгәрешләр кертү турында закон проекты кертелде, дип искәртте спикер. «Закон проекты резонанслы, төрле мәгънәле, җәмгыятьтә зур дискуссия уятты», - дип өстәде депутат.

Шул ук вакытта ул әлеге закон проектын кабул итү өстенлекләргә ия, дип билгеләп үтте. «Без закон дәрәҗәсендә әлеге тәртипне бары тик бер максат белән генә кабул итәргә рөхсәт иттек — стадионнарда сыра сатудан һәм рекламадан алынган барлык акча балалар спортын, балалар футболын үстерүгә тотылачак», — дип аңлатты спикер.

Аның әйтүенчә, РФ Спорт министрлыгы әлеге акчаны балалар спорт мәктәпләренә тапшыру регламенты билгеләячәк. «Әгәр акчаның бер өлеше генә анда эләкмәсә дә, монда бу оешмаларны контрольдә тоту һәм күзәтүнең башка механизмы кертеләчәк», - диде Павлова.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International